Кичә Журналистлар берлегендә “Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм кеше хокукларын яклау” темасында семинар узды.
Аны Мәскәүдән килгән эксперт Юрий Казаков алып барды. Анда без дә, Балык Бистәсенең журналистлар берлеге әгъзалары, катнаштык. Минемчә, бу очрашу бик файдалы булды. Киләчәктә һөнәребез буенча куллану өчен бай материал алдык дияргә була. Тәнәфес вакытында берлектә урнашкан бай тарихлы музейга да кереп, барысын да күзәтеп, сокланып чыктык. Чарада университетта укыткан мөгәллимнәребез, төркемдәшләребез белән дә курештек. Хәл-әхвәлләр сораштык. Мондый очрашулар һәрдаим булып, безне берләштереп, очраштырып торсын иде.
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев