Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Аларның иҗатлары олы хөрмәткә лаек

Минем кулыма янәдән  Ә. Гаделнең 2012 нче елда басылып чыккан “ Сөю дәрьясы” китабын, Фирдания Гыйльфанның  2008 нче елда басылып чыккан “Күрше хакы” китабын  алам.

Ике шагыйрьнең дә китапларын берничә тапкыр җентекләп укып чыктым, укыган саен   аларның нинди тирән фәлсәфи фикер  йөртүләренә инанам.

Әйе,Фирдания Гыйльфан, Әхмәт Гадел исемен телгә алуга, иҗатлары турында сөйләшә башлауга,  күз  алдымда иксез-чиксез диңгез килеп баса. Дөрестән дә, Фирдания Гыйльфанның , Ә. Гаделнең иҗатлары олы хөрмәткә лаек. Фирдания Гыйльфан да , Әхмәт Гадел дә авыл табигате  кочагында ускән кешеләр.

Фирдания апа 1961 нче елның 20 нче авыгустында Балык - Бистәсе районы бихисап чишмәләргә бай булган Зур Мәшләк авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга авыз сала. 

Әхмәт Гадел 1942 нче елның 2 нче февралендә Мамадыш төбәгендә ифрат матур исемле татар авылында – Ак  чишмәдә – Әхмәт МөхәммәтҺади улы  Гаязов дөньяга килә.  

  Фирдания апа белән күптәннән аралаша идек. Минем сеңлем авырып хастаханәләрдә озак дәваланды, туксанынчы елларда телефон бары тик Гаяз абыйлар да гына иде. Мин көн дә кич белән сеңлем белән сөйләшергә Гаяз абыйларга килдем.. Көн дә килә идем, ник бер карангы чырай күрсәтсеннәр.

 “ Бүген соңгарак калдың әле, мин сине көтә идем”- дип каршы ала иде Фирдания апа. Үзенең язган шигырьләрен яттан сөйли иде ул миңа. Узебез белән булган кызыклы хәлләр турында да искә алып утырган вакытлар булды. Бер килүемдә Фирдания апа бик уфтанып каршы алды: “ Соңладың бүген Валентина. Мин сине бер шагыйрь белән таныштыра идем. Менә әле генә чыгып китте бит”- диде. Менә шулай миңа якыннан Әхмәт Гадел белән очрашып сөйләшергә насыйп булмады...  Фирдания  апага  беренче юл күрчәтүче Әхмәт Гадел булды.  “ Гомер юлы” китабы дөнья күргәч, чын күнеленннән китабын истәлеккә дип бүләк итүе дә бүгенгедәй хәтердә.

Фирдания апа аннан Казанга кученде,ләкин без аралашып тордык. Хәле авыр икәнен дә белә идем, ә шулай да ул телефоннан матур итеп сөйләшә, чеңгелдәп көлә иде.

 2013нче елның кояшлы август иртәсе,  мин ишегалдында хуҗалык эшләре белән мәшгуль. Салмак кына капка ачылды, мөләем генә ханым күренде. “Мин Гөлшат апаң булам, Фирдания апаң яныннан кайтып килешем”,- дип таныштырды үзе белән. Фирдания апа  үзенең дипломнарының, грамоталарының күчермәләрен һәм аның сүзләренә язылган җырлар дискасын  җибәргән иде. Мин Фирдания апа белән элемтәгә кердем, әмма ул безнең соңгы сөйләшү булды. “ Синдә сакланырга тиеш алар, минем иҗатымны авылдашлар белсеннәр, онытмасыннар ”,- дигән сүзләре һаман да колагымда яңгырый сыман.

 Ике шәхес тә 2013нче елда бер-бер артлы бакыйлыкка күчте.

Авылдашыбыз Фирдания Гыйльфанның һәм Әхмәт Гаделнең  иҗаты мине торган саен үзенә җәлеп итә. Чөнки аларның иҗатында күпкырлы  һәм катлаулы тормышыбызның бөтен яклары яктыртыла.

Ике шагыйрьнең дә туган төбәгенә, туган авылына булган мәһабәте, ихтирамы иҗатларында чагыла. Аның матурлыгын, җылылыгын, чит җирләргә китеп

 “ җанын туңдыргач” кына аңлый кеше. Һәр ике шагыйрьнең туган ягына булган сагыну хисләрен шигъри юлларга салынган.

  1. Зур Мәшләгем, әйләнәсе урман                

Шүрәлеле Кырлай диярсең.

Авылым буйлап көмеш елгам ага,

Җыр җырламый ничек түзәсең? ( Фирдания Г. “ Туган авылым “ шигыре)

  1.  Кояшлы авылым. Зәп-зәңгәр күкләре...

Күктән дә иркендер кырлары...

Шул кырлар артында моңсу һәм үпкәле

Ятадыр малай чак еллары. ( Әхмәт Г. “Авылым” шигыре )

Һәркем өчен иң кадерле кешеләр – әти-әниләргә дә зур игътибар бирелә.

 Фирдания апа иҗат иткән “ Әнкәйне юксыну” , “ Әнкәй бәгырем” , “ Әнкәем рухы” , “ Әнкәемнең туган көне “ , Әхмәт ага иҗат иткән “ Әниемә”  шигырьләрендә үз әниләренең иң изге илаһи зат итеп тасвирлыйлар.

Шулай ук үз әтиләренә булган тирән ихтирамны шагыйрьләр шигъри юлларга салганнар. Фирдания Гыйльфанның “Әткәй юлыннан” , “ Алчы, әткәй, гармуныңны!”, “Кайтам әле, әткәем” шигырьләрендә , Әхмәт аганың “ Әткәем” , “ Әткәй курай уйнады”  шигъри юлларында алар өчен әти иң зур тершк, киңәшче, ярдәмче. Фирдания апаның әтисе – Гаяз абый гармунда уйнаса, Әхмәт аганың әтисе – Һади  абый курайда уйнаган. Милли моңнар аша алар үз балаларында татар халкына хас булган гаделлек, тыйнаклык, тугрылык сыйфатлрын тәрбияли алганнар.

 Шагыйрьләр  үз ягының табигаенә чын күңелдән гашыйк. Алар яхшы белә: урман саф һава чыганагы да, бетмәс-төкәнмәс байлык та. Алар фикеренчә, урман – саулык, байлык сандыгы. Шагыйрьләрне һәр кош, чәчәк, агач илһамландыра. Ә. Гаделнең “ Урманнарым минем”,  Ф. Гыйльфанның “ Юкәле чишмәм” шигырьләрен генә алыйк, алар табигатьнең һәр гамәле урынлы булуына соклануларын  белдерәләр.

Фирдания апа белән Әхмәт аганы  Зур Мәшләк авылы берләштерә.  Фирдания Гыйльфанга шигърият ишеген ачканда беренче ярдәм кулын Әхмәт Гадел суза. Алар һәрдим аралашып яшиләр, Әхмәт ага да Зур Мәшләк авылына еш кайта.

Аларның иҗатларында гына түгел, тормыш юлларында да охшаш яклар бар.  Әхмәт ага туган авылыннан бик  яшьли китә, Фирдания апага да озак еллар туган авылыннан аерылып яшәргә туры килә. Ике шагыйрь дә соңгы тукталыш итеп Зур Мәшләк авылын сайлый, чөнки аларның иң газиз кешеләре безнең авыл зыяратында җирләнгән.

Фирдания Гыйльфан, Әхмәт Гадел кебек шагыйрьләребез булу белән без бик бәхетле. Арабызда яшәгән шундый тыйнак, гади, төгәл һәм шул ук вакытта олы җанлы, тирән киң күңелле кешеләрне без белергә тиешбез.  

 

 

Валентина Вафина,

Зур Мәшләк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса