Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: "Үсеш ике-өч тапкыр булганда яшәргә була"

Әлеге тема хакында фикерләшергә алыныр алдыннан, республикабызның ил, хәтта дөньякүләм икътисади казанышлары хакында әйтеп китми мөмкин түгелдер. Соңгы елларда Татарстан Президентының бу юнәлештәге заманча, акыллы сәясәте башка регионнар, үзебезнең җирлекләр өчен дә перспективалы үсеш нигезе булып тора. Үзенең макроэкономик күрсәткечләре буенча Татарстан ил буенча лидер регионнардан санала. Әйтик, республиканың Рәсәй...

Шул нигездә, Татарстан җитәкчелеге урыннарда инновацион проектлар кертү, югары конкурентлы производство участоклары булдыру, замана ихтыяҗына яраклы продуктлар җитештерүнең күләмен арттыру өстендә эшләүче инвесторлар, шәхси эшмәкәрләр, крестьян- фермерлык хуҗалыкларының һәр башлангычын хуплап тора, аларга һәрьяклы ярдәм итәргә тырыша.

Ерак бармыйк, "Русский мрамор" җәмгыятенең Күгәрчен авылы янәшәсендәге мрамор ите җитештерү заводы булдыру проектына беренче фатыйханы Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе биргән иде. Аның бу заводның нигезенә капсула салганын шаһитлар буларак яхшы хәтерлибез. Менә инде шушы көннәрдә завод үзенең икенче проектын, ягъни, мал чалу-эшкәртү цехын файдалануга тапшырырга җыена. Биредә көненә 140-160 баш мал эшкәртеләчәк дип фаразлый хуҗалар. Моның белән ни әйтәсем килә, бүгенге көндә сафка басучы әлеге гигант объектлар безнең җирлектә кала, безнең икътисади тотрыклыгыбыз өчен эшләячәк, шул җирлектә күпме кешегә яңа эш урыннары туачак. Быелның җиде аенда гына да биредә 505 миллион сумнан артык продукция җитештерелгән, үсеш өч тапкырга арткан. Бүгенге көндә биредә 80 кеше эшли. Тагын 70 эш урыны булдырырга планлаштыралар.Соңгы вакытта сафка баскан «Кулон-Агро" ның 500 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы да җитештерүчәнлеген тотрыклы рәвештә үстерә, акча керемен арттыра бара икән, бу бит безнең җирлек кешеләренең хезмәт хакы үсә, яшәү дәрәҗәсе күтәрелә дигән сүз. Тиздән бу инвесторыбыз тагын 500 әр башка исәпләнгән ике күләмле терлекчелек комплексы проектын гамәлгә кертергә җыена. Шулай ук дистәләгән эш урыннары барлыкка килә түгелме соң?!

Соңгы вакытларда район җитәкчелеге янә бер күләмле проект хакында сөйләшүләр алып бара башлады. Ул да булса, районда 100 гектар мәйданда теплица комплексы булдыру. Елына 3 мең тоннадан артык яшелчә, 80 тонна җиләк җитештерергә тиешле бу проектның башында "Финентроп" француз компаниясе тора. Алар шушы максатта районга 15 миллион евро инвестиция кертергә планлаштыралар.Әлеге проект Крәшен Казысы авылы янәшәсендә тормышка ашырылыр дип көтелә. Агымдагы елның августында район башлыгы Илһам Валеев катнашында өч яклы килешүгә куллар куелды инде. Димәк, сөйләшүләр, планнар бушка булмас дигән фикер туа.

- Алга таба да районның икътисади үсешенә юнәлгән максатчан планнарыбыз шактый. Әгәр "Кулон-Агро" якын киләчәктә тагын ике терлекчелек комплексын эшкә җибәрә икән, биредә елына сөт җитештерү күләме 7500 тонна тәшкил итәчәк. "Агрокам" җәмгыяте дуңгызларның баш санын 10 меңгә җиткереп, казнасына елына 120 миллион сум кертергә җыена. "АПК Русский Мрамор" җәмгыяте дә ел дәвамында 808 миллионлык продукция җитештереп озатуны максат итеп куя. Болар күләмле резервларыбыз.Иш янына куш, дигәндәй, алардан кала да оешма- предприятиеләребезнең күбесе бүгенге көндә тотрыклы үсеш юлында булулары белән киләчәк максатларыбызга өмет өстиләр,- ди район башкарма комитетының территориаль үсеше буенча бүлек начальнигы Дилюс Гатиятов.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев