Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: "Кулга – кул тотынып яшәгәндә"

Күптән түгел генә Татарстаныбызда Московский һәм всея Руси Патриархы Кирилл рәсми визит белән булып китте. Һәм ул республикабыздагы милләтләр дуслыгына, дингә олуг мөнәсәбәт булуына соклануын белдерде.

" Татарстанда христианнар , мөселманнар өчен дини биналар торгызуны изге эш итеп саныйлар, дин өчен гамәлләрне даими кылып торалар. Республика җитәкчелеге һәр изге башлангычны хуплап тора, төрле конфессиядәге кешеләрнең дус яшәвенә җирлек тудыра",- дигән фикерен ишеттергән иде. Бу чынлыкта да шулай бит, җәмәгать. Үз район җирлегебезне генә алыйк. Мулла белән попны районкүләм әһәмиятле вакыйгаларда еш бергә күрәбез. Теге атна азагында Шомбыт авылында чиркәү ачылу уңаеннан шактый мөселман дин ияләренең шомбытлыларны котларга килүе дә дустанә мөнәсәбәтләрнең нык булуына ачык мисал булып тора. Әмер белән түгел, мондый караш югарыдагы җитәкчеләребездән килә." Казанский иконы Божьей Матери Соборын һәм Болгар ислам академиясен торгызу бер яссылыкта алып барыла. Бу Татарстаныбыздагы динара һәм милләтара дуслык, килешеп яшәү барлыгын, дәүләтнең конструктив әңгәмәдәш булуын күрсәтә".-диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дин әһелләре белән булган бер очрашуында. Бездә диннәрне аерып карау, кайсынадыр өстенлек бирү бөтенләй дә чит, ят күренеш бит ул. Үзара татулык, дуслык, аңлашу яши. Бу уңайдан, авылның бик тә хөрмәтле бер мулласы сөйләгәннәр искә килеп төште. Күрше авылның попы белән кунакка йөрешә торган булганнар." Беләсенме улым, монда бернинди гөнаһ күрмәдем мин.Ул үзенең кылган гамәлләренә, ә мин үз эшләремә отчет тота торган идек. Халыкны тәрбияләү мәсьәләсендә киңәшләштек.Хуҗалык, авыл җитәкчеләре нинди генә олы эшкә алынсалар да безнең белән киңәш- табыш иттеләр",- дигәннәрен хәтерлим. Районыбызда 50 гә якын мәчет, 10 чиркәү, храм халыкка хезмәт итә. Алар үз диннәренә хезмәт итәләр.Районыбыздагы егерме сигез меңгә якын халыкның( күпчелеге татарлар, урыслар) кулга -кул тотынып яшәүенең нигезе дин әһелләре тәрбиясенә килеп тоташа түгелме?! Масловка авылы мисалына аерым тукталып үтәсем килә.Бик күп милләтләрне үзенә сыендырган төбәк ул Масловка. Иң кыйммәтлесе, милләтара дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерә авыл халкы. Ана телләре урыс, татар, кумык, әрмән,белорусь, украин,мари, чуаш теле булуына карамастан, иркенләп аралашалар, гореф- гадәтләренә тугры калалар, күмәк бәйрәмнәргә җыелалар, шатлык- кайгыларын уртага салып уртаклаша беләләр.

Авылда чиркәү, мәчет эшләп килә, кайсы динне тотасың, һәркемнең үз ирке. Урыслар, алар барлык авыл халкының 47 процентын тәшкил итәләр, " Рождество", "Родительский день"," Пасха"бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Татарлар, шул исәптән мөселман кардәшләр, Ураза гаетендә, Рамазан, Корбан айларында үз гореф- гадәтләренә ныграк якынаялар.Бер милләтнең изге гамәлләрен икенчесе хуплый гына.

- Җирлектә тугыз милләт халкы яши. Бездәге дуслык, татулык , аңлашу беркайда да юктыр ул. Өйләрендә ана телләрендә аралашалар, урамга чыксалар урысча, татарча аңлашалар.Әйтиек, Устархановлар гаиләсе татарча, урысча, кумык телендә бер дигән итеп сөйләшәләр.Әрмән Мовсисян гаиләсе дә татарча күпләрне шаккатырырлык итеп белә. Башкалары да шулай. Милли бәйрәмнәрдә авыл гел дә үзгә кайный башлый . Милли ризыкларыннан күрше-күршене, урам- урамны сыйлый башлый. Сәхнәгә күтәрелсәләр, бер ансамбльдә генә дә әллә ничә милләт вәкилен күрәсең,- ди Масловка авыл җирлеге башлыгы Анотолий Егоров.

Сүзебезгә авыл мәдәният йорты директоры Инсия Ишмухаметова кушылып китте.

- Әле беркөнне " Россияночка" вокаль ансамбленә йөрүче урыс милләтле әбиләребез шаккатырды да куйды. Безгә " Туган як" дигән җырны өйрәт Инсия диләр. Өзмиләр дә, куймыйлар да, өйрәт булгач, өйрәт диләр. Ышанасызмы , бу көннәрдә шул җырны өйрәнеп ятабыз әле.,- ди Инсия.

Мәдәният йорты , дигәннән, нинди генә түгәрәк эшләми биредә?! Балалар"Фиеста", "Блестяшки" хорына , олылар йога түгәрәгенә, авыл яшьләре исә волейбол, мини футбол түгәрәкләренә бик теләп йөриләр икән.Әле күптән түгел генә узган "Деревенские посиделки" кичәсендә авылның барлык милләт вәкилләре үз осталыкларын күрсәткәннәр.Уздырыла торган барлык чараларны урыс, татар телләрендә алып барылуы да милләтләрнең бер-берсенә булган хөрмәтенә олы бәя булып тора.

- Масловка авылында утыз елга якын гомер итәбез, бу җирлекне инде икенче туган җиребез дияргә дә тулы хокукыбыз бар.Бирегә килеп урнашканыбызга бер дә үкенмибез. Монда халыкны милләткә аермыйлар. Авыл олы бер гаилә булып яши.Бер-берсенә булышырга гына тора.Безнең кумык милләте бөтен Рәсәйгә бары тик 503 мең генә кеше. Безгә монда үз гореф-гадәтләребезне саклау өчен дә тулы мөмкинлекләр бар. Гомумән, Татарстан җире 115 милләтне тигез күргән дөнья үрнәге бит ул. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның бу юнәлештәге сәясәте бик күп регионнарга үрнәк булып тора.Дөресен әйтиек, безнең мондый матур яшәүдән язмыш үзе дә көнләшәдер кебек тоела миңа,-ди кумык милләтле Шиһабетдин Устарханов.

Инде бу сүзләрдән соң, "Афәрин", дигән хуплауда язмага нокта гына куясы кала.

Вазыйх Фатыйхов.

Фотосы: 27parser.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев