Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: "Авылпәрвәр Равил ага"

Һәр төбәкнең диярлек авыл өчен җан атып йөргән кешеләре бар. Тегермәнлек, Күгәрчен, Алан-Полян авылларының "революцинер Габдрахман", Шәмгун, Василий агалар кебек үз " авторит"ларын беләм.

Соңгы елларда Күки авылында көн күрүче, матур гына тормыш итүче авылпәрвәр Равил абый Насыйповны да шундыйлар сафында күрдем мин. Көненә үк булмаса да, атнасына берничә тапкыр телефон элемтәсенә чыкмый калмый ул. Зират тирәсен тотканнармы, чишмә яңартканнармы, авыл тирәсенә агачлар утыртканнармы, сөтнең бәясе төшкәнме, кайнар ипи кайтмый башлаганмы-тагын дистәләгән шатлыклы хәбәрләр вә авыл халкын борчыган проблемалар аның тел очыннан төшми. Иң мөһиме, ул изге гамәлләрнең үзәгендә үзе кайный, тиешле инстанцияләр аша мәсьәләләрне хәл итми, морадына ирешми торып тукталмый да. Әнә, авылның иске, яңа зиратларын койма белән әйләндереп алуда Равил абый башлап йөргән. Бирим дисәң кулына, чыгарып куяр юлына, дигән мәкальдәгечәй, чакыруга кушылучы, химаялек итүче, ярдәм кулы сузучы авылдашлары күпләп табылган. Изгелек кыл да суга сал, халык белмәсә балык белер, дигән принцип кысаларында яшәүче авылдашларының үтенечен күздә тотып, ул бары тик бакыйлыкка күчкән, бик тә мәрхәммәтле булган авылдашы Мансур Хәсәновның гына исемен күп тапкырлар телгә алды. Равил абый авыл хакына шәфкать кулы сузучыларны бер калын дәфтәргә теркәп бара икән. Максаты- аларны авыл тарихы битләренә теркәп калдыру. Язмамның герое белән әңгәмә кору бик тә кызыклы булды минем өчен бу көнне. Сәяси хәбәрдәр, тормышчан фикерле, изге җанлы, ялкын йөрәкле, 64 яшендә дә күзләре очкынланып торган Равил ага бүген олы-кеченең кинәшчесенә әверелгән. Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов та аның белән еш киңәшләшеп торуы хакында яшермәде.
- Кичке тынлыкта малларны каршыларга төшкәндә аның белән кинәшмә уздырмый калмыйбыз. Күрше буларак еш очрашырга туры килә. Төпле фикерле, туры сүзле, бик булдыклы, эшчән кеше Равил абый, - диде ул аның турында.
Насыйповларның тормыш-көнкүрешенә, багыш итүенә күз салганда, бик тә җитешле яшәүләре йорт-курадан, аның төзеклегеннән үк күренеп тора. Йорты янәшәсендә булдырган көтүлегендә 9 баш эре терлек малы кертләп йөри. Шуның дүртесе савым сыерлар.
-Узган айда тонна өч йөз килограмм сөт саттык. Монысында тагын да күбрәк булыр дип торабыз, иншалла. Сыер малы продукты белән гаилә бюджетын шактый күләмле тулыландырабыз. Замана хәйваннарыбыз- ике кәҗәбез лекарь ролен үтиләр.Үзебезгә дә, оныкларга да җитә, - ди йорт хуҗасы.
Моннан тыш берничә дистәләгән кош-корт асрыйлар.Җирләре булгач, азыкка кытлык кичергәннәре юк икән. Мин биредә булган көнне генә дә гаиләнең азык утарына 200 килолы 68 төргәк печән кайтып урнашкан булып чыкты. Шәхси хуҗалыкның бакчасы буйлап атлыйбыз, сорт-сорт алмагачлар, миләш, балан, чия, слива - тагын әллә ниләр бар. Гаҗәп түгел, Равил ага хезмәт юлының соңгы 12 елын урманчы вазыйфасында үткәргән.
-Агачларны яраттым, әле дә яратам, - ди ул.
Шуңадыр, узган ел мәктәп балалары ярдәме белән иске зират тирәли 1000 төптән артык чыршы агачы утыртканнар. Аллаһ рәхмәте, барысы да яңарганнар.
Агачларны яратуы бер хәл, авылын, төбәген, халкын ярата, аларга хөрмәт белән карый белә Равил абый. Шөгыльсез тора алмавы хакында авылдашлары авызыннан да күп ишетергә туры килде. Алар тасвирлаганча, ул башкаларга комачауламый да, шул ук вакытта авыл тормышындагы хәлләргә катнашмаган сәгате дә юк икән. Күр, быел авыл Сабантуен ничек зәвыкле, затлы, мәдәниятле итеп алып барган. Чабата, тула оектан, милли киемнән чыккан ул авылдашлары алдына.Бәйрәмнең төнге берләргә кадәр ялыктыруларсыз баруында аның да биниһая өлеше бар.
- Кем, ни белән катнашырга тели, барысын да чыгардык мәйдан уртасына. Һәркем ниндидер ягы белән талант, ә Сабантуй талантыңны халыкка күрсәтү мәйданы. Йомылып утырырга хут калдырмадык, - ди ул.
Нәфес төшенчәсенә сак караганлыгын дәлиләүче мисалларга да шактый юлыгылды. Киресенчә, булганы белән күршесе, туган-тумачасы, авылдашлары белән дә бүлешә белә Равил ага. Бу уңайдан бер генә мисал. Инде ничә еллар дәвамында утарында нәсел үгезе тота ул. Үз мәнфәгате өчен генә түгел, тоташ бер авыл халкы өчен. Теләгән һәр авылдашы үгез мәсьәләсендә аның ишегенә шакусыз гына рәхим итә. Хуҗа тәртипне шулай куйган. Аннан килә, капка төбенә ике тонна су сыешлы әрҗә куйган. Ерактан күзгә ташланып торган андагы «01» тамгасы сыешлыкны кирәк моментта, аеруча хәвеф-хәтәр янаганда теләсә кем тагып китә ала дигән ишарә. Су кудыру өчен «помпа»сын да сатып алган. Анысын шунда беркеткән. Быел кышка дип кар эттергеч ясау өчен материал хәстәрлеге күргән. Тиздән аны ясарга керешергә исәбе.
- Авылда урамнарны чистарту буенча проблема бетте. Тик шулай да, кирәк була калса, запас вариант абзагыз булыр дип торам ,- ди ул ярымшаяртып.
Авылдагы чишмәләрне тазартучылар табылган. Шуңа сөенеп туя алмый авылпәрвәребез.
- Кризисны тоймыйбыз да без. Аның нәкь баш калкыткан чагында, авылдашларыбыз Гөлнур Шәрипова белән Илһам Бәдретдинов ике чишмәгә яңа сулыш бирделәр. Илһам авылга бик нык ярдәм итеп тора. Алдагы елларда тагын бер шәп егетебез Марат Фәсхиев авылның үзәк урамына таш җәйдерә башлаган иде, Илһам исә аны дәвам иттерә. Инвесторыбыз Альберт Фәхретдинов якын вакытта яхшы генпроект белән "Уразай бабай" чишмәсен яңартырга җыена. Авылдан чыккан Камил Нуретдиновның да бабасы исеме белән аталган "Сәләх бабай" чишмәсен торгызырга исәбе бар. Чиста су дәүләт программасы халыкны сөендерегә тора. Авылга алып килүче юлларны күрегез. Бүгенге көн, Аллага шөкер, оҗмахта яшибез, - ди Равил абый.
Авылдагы һәрбер матур яңарышка сабыйларча сөенеп, канатланып йөри ул.
-Яшь кенә бара чукынмыш, ә йөрәк үнсигездә,- диеп куйган була тормыш иптәше Әлфия апага күз ташлап. Тормышларыннан икесе дә шөкерана итеп яшиләр. Гомерләр бик тиз үтә икән шул. Солдаттан кайткан баянчы егеткә сокланып караш ташлаган кызлар арсыннан чибәр Балтач кызына күз кыскан мизгелләре әле кичә генә кебек күз алдыннан узалар. Ә баянны армиядә эшләгән акчасының бер өлешенә, 140 сумга (хәзерге ике йөз мең чамасы дисәк тә буладыр?!) алып кайткан булган. Әнисе кулына авыл халкы төшенә кермәс, кеше ышанмаслык акча янчыгы тоттырганын, әнисенең шатлыктан елаганнарын да онытасы юк. Инде уртак өч җимешләре - бүген үзләре әти-әниләр. Мул, матур, үз тормышлары белән яшиләр. Аларның уртак куанычлары алты онык "Бабай, әби нихәл" диеп кайтып керәләр.
- Тормышлар бик җиңелдән булмады минем, энекәш. Әнием янәшәсендә өч бала әтисез үстек без. Әнигә тормышның ни дәрәҗәдә кыенлыгын аңлый башлагач, дүрт ел авыл көтүе көттем. Әни ике пот икмәккә эшләп йөргәндә, гаиләне туйдырырлык икмәк эшләдем.Төннәрен уфалла арбасын өстерәп мал азыгы барларга туры килә иде. Гаилә сыер тоткан өчен- сөт, тавыкка-йомырка, сарыкка -йон налогы түләп газаплана, ә кырдан камыл алып кайтканга синең арбаңны яндыралар. Шул оят белмәгән чырайлар бүген дә хәтердән китми. Сыгылсаң , аркага тондырырга әзер торучылар әз түгел иде анысы. Әмма, үҗәтлек, яшәргә, тернәкләнергә омтылу көче өстенлек итте, - дип искә ала Равил абый ул елларның яралы хатирәләрен.
Армиядән кайткач Татарстан" колхозындда 28 ел чылбырлы трактор иярләгән ул. Беренче остазы Кыям Гыйльманов киңәшләрен әле дә булса оныкларына төшендереп тора. Хәер, үзенең кул астыннан да дистәләгән егетләр узган.
- Бүгенге "Боинг"ларның штурвалы артына утырырлык итеп әзерләдем мин аларны. Йөземә кызыллык китерергә тиеш түгелләр, - дигән була шаяртып.
... Саубуллашканда Равил абый теркәп барган язмаларының бер күчермәсен кулыма сузды. Аларны барлаганда, бу олуг җанның күңел байлыгының чиксезлегенә, иманының тугрылыгына, кешеләрне ярата белүенә соклануым көчәя генә барды. Инде мин синең адреска тукталыш ясавыма һич кенә дә үкенмим Равил абый! Шуңа күрә синең тормышның, гамәлләреңнең бер кисәген укучыма үрнәк язмыш кыйссасы буларак тәкьдим итүем дә юктан түгелдер. Журналист вөҗданыма карышмыйча бардым әлеге язмага.
Вазыйх Фатыйхов,
Күки авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев