Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Мин - совет чоры баласы

Бүгенге яшәеш кануннары, янәшә-тирә мохит, тәрбияви аура, кешеләр арасындагы мөнәсәббәт киеренкелеге, эшсезлек, чор кризисы, тагын әллә ни сәбәпләр, ирексездән еш кына үткәннәргә алып кайта.

Заманабыз никадәр генә эволюцион, интерактив үзгәрешләр кичермәсен, адәми зат үткәннәрен, андагы кыйммәтләрен уйламыйча гына тәмам "нольгә" калдырып сызып ташларга тиеш түгелдер дип уйлыйм мин шәхсән. Без киресенчә, тарихны барлап, аның кыйммәтләрен күңел иләгеннән уздырып, файдаланлырлыкларын камилләштерергә тиеш түгелме икән? Югыйсә, үткәннәрдә гел начарлык кына, гел дә булдыксызлык үрнәкләре генә ятмый ич инде. Замана шаукымы: иске дибез дә, җир белән тигезлибез. Кая инде ул нидер алып калу. Шәһәрнең үрчүе, авылларның , нигездә, сүнеп баруы - шушы хакыйкатьнең дә ачы үрнәге түгелме соң? Бу урында уйланыр моментлар аз түгел, билгеле. Ә мин бүген сүземне, хәзер инде үткәннәрнең " мелочы" тоелган, безнең чоргы мәктәп елларымның тәрбияви багланышын барлауга юнәлтәм. Вак уйланулар, әмма, моназара кылу өчен җирлек шактый аларда.

Без югары патриотик рухта тәрбияләнгән буын. Коммунизм төзүчеләр арасында без дә бар идек. Бүген кемнәрдер бәддога укучы Ленин бабайның вәсыять -киңәшләренә колак салып, аларны булдыра алганча тормышка ашырып үстек. Начармени: "Кечкенәләрне рәнҗетмә, олыларны хөрмәт ит!"- шигаре безнең каныбызда яшәде. Әле дә саклана. Без югары тәрбияви дәрәҗәле " тимурчылар" булдык. Авылд ярдәмгә мохтаҗ Хуҗа бабайның өенә класс белән барып кар көрәгән, утын кискән- ваткан, чишмәдән су алып кайткан, бәрәңге утырткан- алган, кызларыбыз өй җыештырган вакытларны барлыйм да, үзебезнең тәрбия дәрәҗәсенә " бишле" куям. Әлеге шәфкатьлелек чарасы безнең күңелләрдә кешелеклелек ( ни җитенкерәми хәзерге буынга?) сыйфатларын камилләштергәненә иманым камил.

Күмер-көл җыю өмәләре, колхозның яшь терлекләре өчен үзебез хезмәт дәресләрендә ясаган тартмачыкларда уҗым үстерү, витаминлы үләннәр җыю - болары да безнең кечкенәдән хезмәт тәрбиясенең асылына төшенеп үскәнлегебезгә мәдхия! Хезмәт куюның стимулы да бар иде бит. Дөрес, җиңүче исеменә лаек булу өчен шактый тир түгәргә туры килгәләде, әмма " колхуз" дигәнебез "хезмәт хакы" белән сыйлый торган булды. Димәк, яшьтән үк үсендерү сәясәте дә булган." Җиңүче" дигәннән, " Аҗаган" уенын күпләр әле дә булса хәтерлидер. Үзеңне чын сугышчы итеп тою, батырлыкка омтылу, дошманыңнан өстен чыгу, "рейстагка" байракны кадаучы булырга хыяллану хисе- болары инде яшьтән илпәрвәр булып тәрбияләнүгә кайтып калган җан кайтавазы, күңел халәте.

Мәктәпнең дружина советы рәисе, комсомол секретаре вазыйфаларында эшләгән чакларны барлаганда да күпме "тәрбияви казанышларга" юлыгасың? Пионерга , комсомолга керү күпләр өчен бер илаһи биеклек булып торды. Шушы дәрәҗәле сафка басу өчен күпме уңай сыйфатлы булуың кирәк иде." Икеле капчыгы", тәмәке суыручы, тәртип бозучы да эләгә алмады бу рәтләргә. Ә комсомол, пионер булмасаң синең белән санлашмыйлар гына, "кыерсытылганнар" янәшәсендә басып каласың. " Демократик централизмның" җиде принцибы бүген дә хәтердән чыкмаган. Ни кызык, бүгенге сәяси структураларда һаман да яши принцип таләпләре.Аннан килә, мәктәпкә галстугыңны үтүкләмичә, тырнагыңны кисмичә, колагыңны чистартмыйча килеп кара идең?. Бөтен мәктәпкә фаш ителәсеңне көт тә тор.Тәрбия ысулы түгелме?!

Бу уңайдан, тагын да биниһая мисаллар китерергә мөмкин булыр иде, әмма болары да бераз уйланырга җим биргәндер диеп уйлыйм.Үткәнен онытканның, аны сүккәнең киләчәкне кадерләренә ышанычым икеле, ягҗни катлаулы яшәү дилеммасында калачагына шикләнмим.

Вазыйх Фатыйхов.

Фотосы: oursociety.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: совет чоры