Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Халыкның социаль якланышы - төп индикаторларның берсе

Татарстанның Рәсәй күләмендә әйдәүчеләр ролендә булуы җаныбызны горурлык хисендә яшәтә. Нинди генә юнәлешкә күз салсак та, рейтинг дәрәҗәсенең югарылыгы шуны раслый. Монда халыкның социаль якланышы төп индикаторларның берсе булып тора. Яшәешкә шул яктан якын килгәндә, Татарстаныбыз бары Мәскәү, Мәскәү өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Шуны онытмыйк, мондый нәтиҗә экологик чиста...

Районыбызда да бу юнәлеш зур өстенлек алып тора дисәк, һич кенә дә ялгышмабыз.Сугыш ветераннарына, социаль яклауга мохтаҗларга күрсәтелгән ярдәм күләме, үткәрелгән чаралар, кылынган гамәлләр шул хакта сөйлиләр. Әйтик, соңгы елларда гына 471 сугыш ветераныбыз һәм толлар яңа йортлы - квартиралы булдылар. Хаклыкка туры килә - сугыш ветераннарын, аларның тол хатыннарын торак шартларын яхшырту программасы инде әлеге категориягә керүчеләрнең барысын да диярлек колачлады. Редакциябезгә алардан алынган дистәләгән рәхмәт хатларыннан ветераннарыбызның зур канәгатьлеге сизелеп тора. Моннан тыш, республикабыз сәясәте кысаларында үзәк хастәханәбездә сугыш ветераннары өчен камил шартлар белән махсус палаталар барлыкка килде. Элеккеге матур традицияләрне яңарткан хәлдә өлкән кешеләргә ярдәм кулы сузучы волонтерлар, ягьни яшь тимурчылар үзләренең изгелек гамәлләре белән тирә-юньдәгеләрне шаккатырып кына торалар.Янәшәбезгә күз салыйк әле, күзең белән күрмәсәң ышанырлык та түгел, бүген өлкән буын шундый актив рәвештә компьютердан файдалана. Монысы да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов башлангычында тормышка ашырыла торган гамәл. Әлеге дәүләт проекты кысаларында районыбызның 220 пенсионеры район халыкны яклау бүлеге, 114 пенсия яшендәгеләр район пенсия фонды аша компьютер серләрен үзләштерделәр.

- Хәзер түләүләрне, башка алыш-бирешләребезне дә күпләребез өйдән дә чыкмыйча башкарабыз. Өлкәннәрне компьютер серләренә өйрәтү, бу җитәкчеләребезнең үтә дә изге гамәле булды. Моннан кала, өлкәннәребез өчен районда күпме аралашу, ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлек, җирлек бар. Рәхмәттән башка сүзебез юк, - ди район ветераннар Советы рәисе Анатолий Автономов.

Күп балалы гаиләләр дә һәрчак игьтибар үзәгендә торалар. Алар өчен дистәләгән районкүләм чаралар үтә, ярдәм акцияләре оештырыла. Ел саен мохтаҗларының яшәү шартларын яхшырту өчен дәүләттән акча бүлеп бирелә. Бүгенге көндә Анатыштан дүрт балалы Низамовлар гаиләсенә яңа йорт төзелеп ята. Балык Бистәсеннән күп балалы Каргиннар гаиләсе дәүләт хисабына яңа йортка күчте. Тагын бер гаиләгә йорт салу өчен акча бүлеп бирелде. Алар район үзәгенең яңа поселогында йортларының фундаментын торгыздылар инде. Әле болары быелгылары гына.

Корноуховодагы картлар йортындагы һәм Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" балалар приютындагы шартларны күреп сөенеп туймыйсың. Аларның җан китеклеге мондагы матур яшәеш форматында югалып кала сыман.

-Эшкә килүемә, картаймыш көнебездә рәхәттә яшәргә язган икән безгә, дигән сүзне ишетү бик татлы. Бүгенге көндә биредә 39 кеше яши. Алар республикабызның төрле районнарыннан. Яшәү шартларына күз генә тимәсен, бар да бар. Үзләре дә бик канәгатьләр, - ди Корноухово картлар йорты директоры Рәмзия Сатдинова.

Районыбызда соңгы елларда утызга якын дәүләт программасы эшли. Һәм аларның күпчелеге халыкны социаль яклау юнәлешендә эшли торган программалар. Быел гына да райондагы аз керемле гаиләләргә 5,5 миллионга якын ярдәм акчасы түләнде. Нәтиҗә ясап әйткәндә, гражданнарны социаль яклау өчен булдырылган нәтиҗәле система икътисадый кризис чорында да тормыш сыйфатын тотрыклы дәрәҗәдә саклап калу мөмкинлеге бирә.

Фотосы: pravostok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев