Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Эх, кызу чагы җәйге челләнең

Авыл халкының җәйнең ике чорында йокысы кача. Берсе Сабантуйлар узгач күмәкләп печәнгә төшкән вакытта, икенчесе исә авыл өстенә яңа ашлык исе таралганда.

Әлеге көннәрдә авылларда кызу печән өсте: басу-кырлар кырмыска оясын хәтерләтә. Без "Шәмсетдинов" хуҗалыгына нәкъ шундый мизгелдә - сәгатенә минут сыймас вакытта килеп төштек. Хуҗалык рәисе басу түренә басып кырда эшләүче техникаларны күзәтә. Әнә, 100 гектарлы күпьеллык үлән басуы. Миннегәрәй Әхмәтшин, Вячеслав Гаврилов, Фәнил Сафин звеносы әлеге участоктагы соңгы гектарларның печәнен азык утарларына озатып җибәрделәр.
- Бу участок уңышны мулдан бирде быел. Әле 40 гектарын орлыкка калдырырга булдык. Аллага шөкер, эшләребез уң бара. Бүгенге көнгә 220 тонна печән әзерләдек инде. 400 гектарда күпьеллык үлән чаптырылып бетте. Кара исәп буенча беренче укостан 500 тонна печән әзерләрбез дип торабыз. Механизаторлар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, - диде Нияз Шәмсетдинов канәгатьлек хисләрендә.
Миннегәрәй Әхмәтшинның сменага 120-130 ар төргәк печән әзерләгән вакытлары аз булмаган. Ә Вячеслав белән Фәнил аларны утарга озатып торганнар.
- Безгә көн булсын да, масса булсын. Техника ватылмый тормый, җитәкче һәрвакыт янәшәдә, яраларны тиз дәвалыйбыз, - ди Миннегәрәй.
Икенче басуда да печән чаптыручылар Нурислам Гатауллин белән Илгизәр Хафизуллин соңгы гектарларны теземгә салуны төгәлләп килә иделәр. Икесе дә күрше авыллардан булсалар да, әлеге хуҗалыкта печән әзерләүдә беренче генә катнашулары түгел икән.
- Чакыру булгач, җитәкче тарафыннан кайгыртучанлык тойгач, эшләгәнеңә тиешлесен вакытында алгач, күңел биреп эшлисең. Без монда эшләп шәхси хуҗалыгыбыздагы терлекләргә кышлыкка җитәрлек печән, фураж әзерлибез. Ә абзарларыбызда мал-туар аздан түгел. Аннан килә, эш өчен биредә барлык шартлар тудырылган, җитәкче, белгечләр эш нәтиҗәләребез белән даими кызыксынып торалар. Көнгә ике тапкыр эш урынына кайнар аш китерү оештырылган, - диде алар бер аваздан. Икесенең дә механизаторлык стажы 30 елдан артып киткән.
- Мондый егетләргә ышанырга да, таянырга да була , - диде Нияз Шәмсетдинов.
Әйе, барың бер йодрыкка укмашып, бер теләк белән янып, аңлашып эшләгәндә генә максатларга, уңышларга ирешергә була шул ул. Ә "Шәмсетдинов" хуҗалыгында бүген әнә шундый һәрьяклап булганнарга урын түрдән, ә көн узсынга йөрүчеләргә урын юк биредә.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев