Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Безнең янәшәдә «кыерсытылган» бер буын яши

Бу хакта сүз кузгатырга телибезме, теләмибезме, ни кызганыч, безнең янәшәдә «кыерсытылган» бер буын яши.

Әйе, әйе, кыерсытылганнар буыны. Сугыш чоры балалары алар, нигездә, 30-40 елларда туганнар. Сабый чакларында, ат дугасы буйларында Бөек Ватан сугышының тылдагы йөген үз җилкәләрендә күтәргәннәр.

Әлеге язмага җөръәт итүем юктан гына түгел, яшьләргә төрелгән көндәлек мөрәҗәгать-кызыксынулар, телефон шалтыратулары каләм алырга этәрде. Юлдамы, көндәлек очрашулардамы, инде сирәгәя барсалар да, дәүләттән әле дә ярдәм, игътибар, ниндидер җылы мөнәсәбәт көтәләр бит алар. Булмый калмас, булыр, безгә дә чират җитәр диеп сабырлана киләләр. Ә баксаң, аларның сугыш елларындагы хезмәте үзе олы бер батырлыкка тиң! Әтиләре, туганнары сугыштан кайтмыйча яу кырында ятып калганнары күпме? Гаепләмәсләр, соңлап кына, (авт. Хәтта, балаларын - кайбер бертуганнарны дошманга әйләндерү барәбәренә булса да?) соңгы ун елларда исән-имин яшәгән сугыш ветераннарына берникадәр дәүләт бүләге тиде. Ә менә югарыда телгә алынган буын, әлеге дә баягы, бу өлештән дә мәхрүм калды. Сабыйлыктан яшьлеккә дә күчәргә өлгермичә калган, тормыш тәртәсенә җигелеп иген иккән, көтү көткән, кычыткан ашы, алабута көлчәсе белән тукланып үскән буын бит бу. Балигь булырга да өлгермәгән малай-кызлар туган нигезләреннән йөзләгән чакрымнарга китеп урман кискәннәр, окоп казыганнар, Кама утрауларында ач бүреләр янәшәсендә көтү көткәннәр, печән әзерләгәннәр. Зарыгып-зарыгып көткән әтиләре дә кайтмаган бәгырьләрнең. Ирләрне көткән авыл янәдән, нигездә, алар җилкәсенә калган. Тагылмалы комбайнга көлтә бирүче, "Сталинец", "Коммунар"га, "НАТИ" тракторына утыручылар, йолкыш колхозларны тернәкләндерүчеләр сафында бу буын аз булгандыр диеп уйлыйсызмы? Алар сөйләгәннәрне тыңлаганда да тәннәргә «каз тәпи»ләре чыга, ирексездән йөрәк әчетә башлый.

Бу юлларны язып торган чакта, җанга аз гына булса да пыскы җылы салучы бер хәбәр килеп иреште. Рәсми үк чыганаклардан ук булмаса да, бераз хаклыкка тартымлыгы бар: имеш, Русия Дәүләт Думасы "Сугыш чоры балалары турында" закон проектын карарга җыена икән. Ул 1928 елның июненнән 1945 елның 4 сентябренә кадәр туган кешеләргә кагылачак. Ил буенча алганда, бу категориягә 12 миллионнан артык кеше эләгә. Закон проектында аларга ел саен 5 мең сум акча түләү, шәһәр транспорт, шәһәр һәм тимер юл проездларында, үз төбәкләрендәге шәһәр яны автобусларында түләүсез йөрү каралган. Депутатлар әлеге карарны кабул итә калсалар, яңа закон 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк дип фаразлана.

Ә кем белә, бәлкем закон тиз генә кабул ителеп тә куяр. Мондый кысаларда гына түгел, киңрәк бу буын кешеләренең ярасына тәэсирле дәва булырлык калыпта. Ачлык, ялангачлык күргән өлкәннәребез бүгенге көннәренә дә мең рәхмәтлеләр. Тик шулай да югалтканнар тапканнардан азрак шул әлегә.

Тагын бер төркем "кыерсытылганнар" белән еш очрашырга, аларның олы зарын тыңларга еш туры килә. Алар совет чорында орден, медальләргә лаек булганнар, әмма бу "күкрәк казанышлары"ның бүгенге көндә әҗерен күрми яшәүчеләр. Бу турыда газетабызның чираттагы саннарының берсендә гәп корырбыз. Аңынчы депутатларыбыз алар хакында да кайгыртуга алынмаслармы?

Булмас димә, дөнья бу!

Фотосы: photo-days.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш чоры балалары «кыерсытылган» буын