Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мөхәррир сүзе

Балык Бистәсендә һәркем туар көнгә ышаныч белән яши

Республикабыздагы социаль юнәлештәге сәясәт күпләрне сөендерәдер. Бездә, яшь буынны югары дәрәҗәдә тәрбияләүдә уңайлы шартлар булдыру максатында көчле, күпкырлы, күпбаскычлы система эшләп килә. Яшь буынга мондый караш (инвестиция) - ул Татарстан Республикасы дәүләт политикасының төп стратегик юнәлеше, киләчәгебезнең төп нигезе булып тора. Заманча итеп төзелгән һәм җиһазландырылган балалар бакчалары, мәктәпләр, шөгыльләнер...

Соңгы елларда республикабызда гаилә һәм балаларга кагылышлы актуаль (көнүзәк) мәсьәләләрне хәл итү максатында дистәдән артык проектлар эшли башлады. Күп балалы гаиләләргә аеруча зур игътибар бирелә. Ни сөенечле, районыбызда аларның саны елдан-ел артуга бара. Хәзерге көндә районыбызда әнә шундый 237 гаилә яши.

ЖКХ өчен түләүләргә субсидия бирелү, лагерьларга һәм санаторийларга түләүсез юлламалар, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бушлай туклану-болар өч һәм аннан да артык бала булган гаиләләрне социаль яклау чараларының бер кыйммәтле өлеше. Бүгенге көнгә 300 гә якын күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир биләмәләре бүлеп бирелде. Федераль Законнар нигезендә бирелгән ташламалардан тыш, республикада өстәмә программалар булдырылды һәм тормышка ашырыла. 2008 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, гаиләдә бервакытта өч һәм аннан да артык бала туган очракта һәр балага 10000 сум (бер тапкыр) , 1,5 яшькә чаклы 1000 сум күләмендә айлык пособие каралган. Биш һәм аннан да күп балалар тудырып, аларга яхшы тәрбия бирүче аналарны данлау йөзеннән "Ана даны - материнская слава" медале булдырылды. Аның белән бүләкләнүчеләргә һәр балага 5 мең исәбеннән, бер тапкыр түләү каралган. Хәзерге вакытта районда 12 ана күкрәгендә әлеге дәрәҗәле медальне йөртә.

Балаларның киләчәген күзаллаганда-ышанычлы һәм эффектив белем бирү системасы төп урынны алып тора. Сыйфатлы белем бирү өлкәсендә Татарстан елның- елында илебез буенча алдынгы бишлеккә керә. Республикада уникаль инновацион укыту системалары гамәлгә кертелә бара. Татарстанның яшь талантларны алдан тану һәм үстерү, аларга булышу дәүләт системасы Россиядә үрнәк булып санала. 2012 елдан Татарстан территориясендә яшьләрнең 14 инновацион иҗат үзәге эшли. Яр Чаллыдагы IT парк базасында "Кванториум" балалар технопаркы эшли башлады. Әлеге юнәлештәге мәйданчыклар Россиядә нибары ике генә. Бу уңайдан шунысын ассызыклап үтү урынлы булыр, талантлы укучыларыбызны барлау, аларны югарырак үрләргә канатландыру максатыннан район башлыгы Илһам Валеев үзенең акчалата Грантын булдырды. Соңгы өч елда гына да бу бүләккә 30 дан артык республикакүләм фәнни олимпиадаларда танылган укучыбыз лаек булды.

Гомуми белем бирү учреждениеләренең материаль-техник базасын яңарту, тулыландыруга мөһим игътибар бирелә. 2012 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты инициативасы нигезендә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү программасы эшли башлап, бүгенге көнгә республикадагы 780 балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә ныклы үзгәрешләр үткәрелде. Бу гадәти булмаган программа Россия өчен үрнәк булырлык.

Республикада зур проблемаларның берсе булган, 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларны бакчалардагы урыннар белән тәэмин итү, соңгы өч ел эчендә башкарылды. Республикада мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү программалары кысаларында 5 елда 200 дән артык балалар бакчалары төзелде, 55 корылма ремонтланып шушы максатларга яраклаштырылды һәм эшләп килүче бакчаларда өстәмә 80 балалар группалары булдырылды. Барлыгы 45,5 мең өстәмә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен урын булдырылды. Бу күрсәткеч буенча Татарстан янәдән Россия Федерациясе буенча беренче бишлектә. Республикадагы заманча балалар бакчалары -ул балаларның әти-әниләре эштә вакытта сәгать уздыру гына урыны түгел. Балалар бакчаларында иң алдынгы укыту программаларын кулланалар, аларның иҗади сәләтләрен үстерәләр, мәктәпкә әзерлиләр. Районыбызга килгәндә, өч яшьтән югары булган балалар өчен урын проблемасы тулысынча хәл ителгән. Аннан түбән яшьтәге балалар буенча да мәсьәлә уңай чишелеш табарга тора. Соңгы вакытта гына район үзәгендә 80 шәр урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, алдагы елларда төзелгән өчесендә капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Россиянең спорт буенча көчле регионы буларак, Татарстанда хәзер балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру - көн үзәгенә күтәрелде. Узган елда гына да 8 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды, аларда 70 тән артык спорт төре белән шөгыльләнеп була. Шулай ук спорт мәйданчыклары төзү буенча уникаль Президент программасы тормышка ашырыла. 2013-2015 елларда республиканың муниципаль берәмлекләрендә 500 гә якын мәйданчыклар ачылды. Әлеге Программа нигезендә Балык Бистәсе җирлегендә шундый 9 спорт мәйданчыгы сафка басты. "Яшьлек" футбол стадионыбыз хәзерге вакытта республика бәйгеләренең үзәгендә тора. Урыннарда спорт мәйданчыклары төзү алдагы елларда да дәвам итәчәк.Иң мөһиме, корылмалар буш тормыйлар, аларда йөзләгән яшьләребез даими шөгыльләнәләр, алай гына түгел, олы җиңүләр яулый баралар. Район футбол командасының республикада өч ел рәттән беренчелекне башкаларга бирмәве шуның ачык дәлиле.

Ятим балалар турында кайгырту дәүләт сәясәтенең аерым бер юнәлеше булып тора. Бу мәсьәләне хәл итү өчен республика ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру юлын сайлаган. Сайланган юлның дөреслеген статистика күрсәтә: ятимнәрнең 0,04 проценты гына балалар йортында, калганнары исә гаиләләрдә тәрбияләнә. Гаилә һәм үсеп килүче буын турында төрле яктан кайгырту - бу гадәти дәүләт сәясәте түгел, ә Татарстанның философиясе. Ул күп гасырлар Татарстан халкының традициясенә, гадәтләренә һәм мораль принципларына нигезләнә. Бу уңайдан безнең дә мактанырлыгыбыз бар, бүгенге көндә 28 гаилә 49 ятимне үз кочагына сыендырды. 29 гаилә исә туганнарының 39 баласын опекага алган. Әти-әнисе ризалыгы белән 8 бала әби-бабаларында тәрбия алалар. Шунысын онытмыйк, дәүләт аларга һәрьяклы ярдәм кулын суза.

Сүземне кыскартып шуны әйтәсем килә, социаль яклау тапканда, һәркем икенче туар көнгә ышаныч белән яши. Бүген күпләрнең кәефе шуңа юнәлгән. Шулай яшәргә язсын.

Вазыйх Фатыйхов.

Фотосы: 06277.com.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев