Илебезнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: "Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы", - дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән?
Очрашканда бу турыда таныш укытучылар белән да әңгәмә...
Илебезнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева: "Укытучылар бары тик өч документ кына тутырачак: сыйныф журналы, көндәлекләр һәм укыту программасы", - дип белдерде. Әмма моңа никтер ышанып бетәсе килми. Соңгы елларда укытучылар өчен уйлап табылган документлар боламыгы, ай-һай, тиз генә бетәр микән?
Очрашканда бу турыда таныш укытучылар белән да әңгәмә корып алабыз, аларның да ышанасылары килми. "Васильевадан башка безнең әле үз республикабызның мәгариф министры, шәһәр мәгариф идарәсе, шулай ук мәктәп директоры бар, - диләр алар. - Аларның бездән ниләр таләп итәсен кузаллавы кыен. Мәскәү ерак, ә болары үзебезнең янда гына, ни генә әйтсәләр дә тыңламый хәлең юк. Аннан болай, укытучы халкы зарланып йөрергә яратмый, бездә сез әйткәнчә түгел бит дип, беркем дә Ольга Васильева исеменә зарлану хаты җибәрмәячәк".
Әйе, укытучы халкы тыңлаучан инде ул. Элек тә аларның һәрберсеннән агитатор, лектор, пропагандист ясадылар, сайлау комиссияләренә тыктылар, авыл советы депутаты ясап хуҗалыкларның мал санын алдыртып җәфаладылар, гектарлап чөгендер бүлеп бирделәр. Концерт-спектакльләр дә укытучылардан башка үтмәде. Мәктәп директоры әйтсә, кемнәрнеңдер балаларына уку дәрәҗәсенә тәңгәл килмәгән "5"леләр дә куярга мәҗбүр булды укытучы. Беркөнне шулай урамда минем балалар укыган чорда укыткан укытучы туры килде. Ул хәзер бүтән урында эшли инде. "Әйт әле, - дидем мин аңа, - син эшләгән чорда мәктәбегез алтын медальгә тәмамлаучыларны дистәләп кенә штамплый башлады, хикмәт нәрсәдә иде?" "Хикмәт бик гади иде, - дип җавап кайтарды ул. - Кирәкле яисә дәрәҗәле кешеләрнең балалары чыгарылыш чоры елларына җитү белән, мәктәп директоры укытучыларга исемлек җиткерә торган иде. Анда кергән укучыларга начар билгеләр кую тыелды. Дөрес, бу исемлектә чыннан да бик яхшы укучылар да бар, әмма алтын медальгә тарта алмаганнары да җитәрлек. Куясың инде "5"лене, директордан узып кая барасың. Алтын медаль алсын өчен тартырга, сузарга туры килә инде, чөнки югары уку йортына аларны имтихансыз кертергә кирәк. Билгеләрне төзәтә-төзәтә, журналларны өч-дүрт тапкыр киредән тутырган еллар да булды".
Шулай шул, моңа лаеклы булмаса да, кемнәрдер югары уку йортларына имтихансыз гына кереп утырдылар. Анысы әле яраган аның, хәзер БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итә башлагач, бөтенләй хана. Бит көзен уку йортларына сайлаган һөнәре буенча бернинди дә әңгәмә үтмәгән студентлар килеп җыела. Сайлаган һөнәре дигәч тә, аңлы рәвештә сайламыйлар бит хәзер һөнәрне, БДИ баллары кайсы югары уку йортына җитә, шунда укырга керәләр. Алардан юньле белгеч чыгамы да, диплом алгач эшләячәкләрме - монысын бер Ходай гына белә. Шуңа да мәгариф системасындагы үзгәрешләрнең берсе - чыгарылыш сыйныф укучыларының биш фәннән (рус теле һәм математикадан кала) контроль эш язачагы дөрес кабул ителгән гамәл дип беләм. Югыйсә БДИ тестыннан башка берни белән дә кызыксынмый башлаганнар иде укучылар. Югары уку йортлары да үзләренең профильләре буенча өстәмә имтихан кертергә җыеналар. Монысы да уңай нәтиҗә бирәчәк.
Физкультура дәресләрендә самбога, гольфка өйрәтә башлаячаклар диләр. Самбосы аңлашыла, бала кирәк вакытта үз-үзен якларга өйрәнәчәк. Әмма гольфы безнең уен түгел, анысын нигә керткәннәрдер. 2нче сыйныфтан соң йөзәргә өйрәтмәкчеләр. Монысы тормышта бик кирәк кирәген, тик моның өчен йөзү бассейннары, инструкторлар белән тәэмин ителеш ничек булыр бит, барлык мәктәпләрнең дә мондый мөмкинлекләре юк. Язма башында укытучыларга эш җиңеләерме дигән идем бит, юк, әллә ни үзгәрешләр булмастыр кебек. Кәгазь эше бераз кимесә дә, яңа мәшәкатьләр өстәлер шикелле.
Чыганак: zamansulyshy.ru
Нет комментариев