Ришвәтчелек турында кем иренми, хәзер шул сөйли. Мәскәүдә ривәтчелек белән көрәшүче махсус хезмәтнеӊ җитәкчелегенеӊ тору урынында тентү вакытында колак ишетмәгән зур сумманыӊ чит ил акчасында саклануы шаккаттырса, инде федераль министрыныӊ ришвәтчелек өчен кулга алынуы һәм өй сагы астына утыртылуы әлеге «чир» белән көрәшүчеләрнеӊ башларына арттан сугу белән бер булгандыр.
Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар. Татарстанда ришвәтчелек белән көрәшүнең төрле юлларын эзлиләр.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәтта ата-аналарга -«мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте.
-«Мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мөдирләренә ришвәт бирү дөрес түгел. Мин министр буларак үземнең хезмәткәрләремнән моны таләп итмим, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре дә акча сорамый, киресенчә, без ришвәткә каршы. Сез моны белергә тиеш. Акча җыю, ришвәт алу - намуссыз эш күрсәткече. Мәгариф өлкәсендәге кыенлыкларны ата-аналар хәл итәргә тиеш түгел. Моның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Ришвәткә бергә каршы торыйк, башкача без аны җиңә алмыйбыз, - ди Энгель Фәттахов. Министрныӊ сүзләре бик матур, әмма Казанныӊ Кремль урамында урнашкан министрлык бинасыннан бу мәсьәләнеӊ бер яклы гына каралуы борчуга сала. Моннан бер-ничә ел элек җитәкчелеккә яӊа килүченеӊ «Укытучылар ручка-кәгазьләрне үз акчаларына сатып алалармы мени?», дигән соравыннан көләсе дә, елыйсы да килгән иде. Көлмичә, укытучы, тәрбияче дистә еллар буенча үз хезмәт хакыннан укыту әсбапларын сатып алды һәм хәзер дә ала. Бу, заводка эшкә барган эшченеӊ үзенә эшләр өчен станок сатып алуы кебегрәк килеп чыга инде. Элегерәк, авыр гаиләдә тәрбияләнүче балаларга үз акчасыннан дәфтәр, линейка, ручка сатып алган олы йөрәкле укытучыларны да беләм. Бүгенге көндә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә класстан тыш эшләрне оештыруга, бихисап конкурслар үткәрүгә кирәк-яраклар өчен авыз тутырап, бюджеттан акча бүленә, дип үз-үзеӊне һәм җәмәгатьчелекне ышандырырга тырышу күӊелдә авыр тойгы калдыра. Бүгенге министрга шәхес буларак ниндидер дәгъва булмаса да, аныӊ бу сүзләре сагайта. Бәлки министр мәктәп директоры булып эшләмәгәч, урыннардагы хәлне белмидер. Әмма бит министрлыкта тормышныӊ бу баскычын узган кешеләр дөреслекне әйтә алалардыр бит. Әллә алар арасында андый тәҗрибәгә ия булганнар да юкмы.
Мәгарифтәге ришвәтчелек турында сөйләгәндә нигәдер һаман шул өстәмә дәрес бирүче укытучыга, тәрбиячегә , эш эшләтүче бакча мөдире, мәктәп директорына килеп төртеләбез. Ә бу мәсьәләнеӊ җәмгыять өчен иӊ зур куркыныч тудырган өлешенә игътибар аз. Бердәм Дәүләт имтиханнары югары уку йортларына һәр балага керү мөмкинлеген тудырса да, без, ата-аналар, ниндидер тишекләр табып, ришвәт биреп кертү юлын эзлибез һәм күп очракта табабыз да. Барыбызда мәгарифтәге ришвәтчелекнеӊ күп өлешенеӊ югары уку йортлары белән бәйле икәнен беләбез бит. Дөрес, шәһәр җирләрендә урнашкан мәктәпкәчә һәм мәктәп балаларына уку-тәрбия бирү оешмаларында вәзгыять икенчерәк торадыр. Моннан 15-20 еллар элек Казан шәһәренеӊ данлыклы мәктәбендә ата-аналардан ай саен 600-700 сум акча җыелуын гәдәти хәл итеп сөйләгәндә, без эчтән генә, ай саен мәктәпкә кергән 300-400 меӊ сум акчаны ничек тотып бетерәләр, дип уфтанган идек. Хәзер андый очраклар да аз дип беләм, ә балаӊны өстәмә белем алдырасыӊ килсә, моныӊ өчен рәсми рәвештә түләргә була һәм ул шулай куела да.
Теге яисә бу мәсьәләдә акча җыю турында сүз чыкканда "Бу законлымы?" дип еш кына редакциягә шалтыратучылар да бар. Күп очракта законлы түгел икәнен барыбыз да белә, әмма тикшерүче-контрольлек итү оешмаларыныӊ куелган таләпләрен үтәү бүгенге көндә бюджет аша караганда чынбарлыкка туры килми. Элекеге елларда, -«әйдә язсыннар, алар шулай язарга тиеш», дип карасак та, хәзер бу тәләп кәгазъләрен үтәмәгән очракта саллы гына штрафлар каралган. Димәк, җитәкче нинди юл белән булса да, тэләпләрне үтәргә тиеш. Үтәргә алынганда, чынбарлыкта һаман иске җыр кабатлана - «бюджетта моӊа акча каралмаган». Министр бүгенге көӊдә нәкъ менә шушы түгәрәк буенча хәрәкәт итүгә чик куярга һәм барлык финанс мөмкинлеген булдыру механизмнарын көйләүче булырга тиештер.
Нет комментариев