Татарстанда укытучы 4 сыйныф укучысын соңгы сүзләр әйтеп ачуланган (ГАУГА)
Укучылар дәресләрне видеога төшереп, социаль челтәргә куюларын дәвам итә. Чаллыдагы тәҗрибәле педагогның укучысын ничек итеп ачулануын бөтен дөнья белде. Бу - укытучыларның тупаслыгына каршы көрәшүме, әллә кызык эзләүме? Педагогларны мондый гамәлләр ни дәрәҗәдә куркыта икән?
Дүртенче сыйныф укучысы өй эшен тиешенчә эшләмәгән булган. Инглиз теле укытучысының ачулануын сыйныфташлары камерага төшергән. "Син нәрсә, эчкән идеңме әллә? Ничә генә җөмлә язгансың? Нигә аны ахырга кадәр эшләмәдең? Ә үзең чиреккә "4 ле" сорыйсың тагын. Әти-әниеңне штрафка тартабыз... Син эшләдеңме әллә? Әллә җиде балаң бармы? Ирең эчәме? Ашарга пешерәсең бармы? Җыештырасың, юасыңмы?" - дип ачулана укытучы.
Бу көннәрдә күтәрелгән шау-шуны укытучыларның күбесе белми булып чыкты. Шуңа күрә фикерләрен дә әйтә алмадылар. Шул ук вакытта аны карагач, кайберләре куркып та калган. Бүген укучыларның кулында - телефон, планшет. Шуңа күрә теленә хуҗа була белмәгән теләсә кайсы укытучы интернетта "бүгенге көн герое"на әйләнергә мөмкин. Ә оялуны белмәгән укучы "оста сюжет" ясаучы булып кала.
- Бер дә күңелле күренеш түгел. Сыйныфымда шундый хәл булган иде. Ике баланың әрләшүен өченчесе камерага төшергән. Аны миңа күрсәтте. Укучыларыма кешенең рөхсәтеннән башка андый әйберләрне төшерергә ярамаганлыгын аңлаттым, - ди Казан мәктәбендә белем бирүче Гөлназ Галиева. - Мин ачуланганда бервакытта да өйдәге проблемаларны катыштырмыйм. Ничә балаң бар, эшләдеңме? Болай тиргәү дөрес түгел. Син өй эшен яхшырак итеп тә башкара ала идең бит. Нигә әниеңнән ярдәм сорамадың? Китапханә дә якында гына бит. Әзерләнмәү сиңа оят түгелме? Менә хәзер "5ле" алыр идең, "3ле" куям, дим. Укытучы үз дәрәҗәсен төшерергә тиеш түгел. Без укытырга, балаларда өмет уятырга тиеш.
Фәрзәнә Кулиева озак еллардан бирле балаларга математикадан белем биргән. "Бүген мәктәпләрдә укытучыларга - укыту, ә укучыларга уку зур сынауга әйләнде. Балалар хәзер кычкырырга мәҗбүр итә, дәресләрдә кыланып утыра. Мәктәпләргә йөреп, барысын да белеп, күреп торам. Ә тавыш күтәргән укытучыны хөрмәт итмиләр. Балаларны яратырга кирәк. Укучыларның белеме юк. Алар Пушкинның кем икәнен дә белмиләр, шигырьләрен дә сөйләп күрсәтә алмыйлар. БДИ гаебе бу. Аны бетерергә кирәк. Укытучыны да гаепләп булмый. Аларны кызганам. Сабырлык телим", - ди лаеклы ялда булган мөгаллимә.
Казандагы 65 нче мәктәп директоры Фирдәүс Хаҗиәхмәтова да укытучыларга балалар белән эшләү авыр булуын әйтә. "Акыллы әти-әниләр укытучыны һәрвакыт үрнәк итеп саный. Әмма аңламаганнары да очрый. Укучыдан: "Җиде балаң бармы, эшләдеңме?" - дип сорау дөрес түгел. Чөнки бала аны барыбер аңламый бит. Укытучы тыйнак булырга тиеш. Хезмәттәшләр белән бу хакта еш сөйләшәбез. Балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Дәрестә телефонны бөтенләй кабызырга ярамый. Кайбер мәктәпләрдә аны җыеп алалар. Киләсе елда әти-әниләр белән сөйләшеп, шул тәртипне кертмәкче булабыз. Бездә андый хәлләрнең булганы юк. Балаларга камерага төшерү кызык кебек тоеладыр инде. Ләкин аларны гаиләдә тәрбияләргә кирәк", - ди ул.
КФУ галиме, педагогия фәннәре кандидаты Илгизәр Гайсин белдергәнчә, бала дәрескә керүгә телефонын сүндереп куярга тиеш. Менә шул вакытта андый проблема булмаячак. "Мәктәптә практикада булган студентлар элегрәк зарларын белдерә иде. Хәзер бу яктан тыныч. Тик мәктәпләрдә яшерен камерага төшерүләр турында ишетеп торабыз. Гадәттә, таләпчән, усалрак булган укытучыларны төшерәләр. 9 нчы сыйныфларда имтиханнар кертүнең файдасы булды дип саныйм. Укучылар сынауларга яхшырак итеп әзерләнә башлады. Мин декан булып эшләгән вакытта, әти-әниләр, бары тик педагог булмаган юнәлеш булсын, диләр иде. Аларга, бакчадан гына килдегезме әллә, дип әйтә идем. Яшьләрнең мәктәпкә бик барасылары килми. Мәктәптә эшләү җиңел түгел".
Ә Чаллыда яшерен камерага эләккән укытучының хәлен әти-әниләр аңлаган. Алар, педагог сыйныфта эшләсен, дигән фикерне җиткергәннәр. Укытучыга үзен интернетта күрү бик авыр булган. Баланың әти-әнисеннән гафу үтенгән. Янәсе, ул май аенда авыр балаларның әти-әниләре белән җыелыш үткәрергә җыенган. Озакка сузуның нәтиҗәсе менә шулай күңелсез тәмамланган.
---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.05.2017
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев