Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Пар сукмаклы гомер юлында

Бәхет дибез дә аны кул җитмәстәй хыял киңлегенә тиңлибез. Югыйсә, аны күңел күзе белән күрә белергә, тоярга гына кирәк. Ул янәшәдә, җанда, күңелдә яши. Хәер, кемгә ничек бирелә бит әле ул...

"Без икебез бер җан булып туган" дип җавап кайтарырлар иде Рөстәм белән Фәния Мөхәммәтшиннар бу хакта кыска гына итеп. Аннан: "Безне комсомол таныштырды, кавыштырды" дип тә өстәп куяр Рөстәм, ярым шаяртып. Чынлыкта исә әлеге гаиләгә бәхет дигәнең яшьлек ярларыннан ук килгән. Айлы кичтәге мәхәббәтле караш, сөю-сәгадәт-ике гашыйк арасына күзгә күренмәс күпер салган. Бетмәс-төкәнмәс энергия, дәрт-дәрман исә дөньяны колачларлык.
80 нче елларда район комсомол комитеты, соңрак партия комитеты чакыруы буенча хезмәт юлын башлый Рөстәм. Комсомолдагы уртак эш, һәр чараның үзәгендә Фәния белән бергә кайный алар, ике арадагы дуслык, мәхәббәт айлар, көннәр белән ныгый. Һәм сөюнең ихласлыгына инанган ике яшь 1983 елда никахлашып, парлы гаилә учагын кабыза.
-1989 елда "Береговой" совхозына партия оешмасы секретаре итеп сайладылар үземне. Гаиләм белән шунда күчендек, Фәния совхозда баш бухгалтер булып эшкә урнашты,-ди Рөстәм Мөхәммәтшин. -Ул елларда совхозның көчле, аягында нык басып торган чагы. Эш һәркемгә җитәрлек, яшь гаиләләргә квартиралар төзелә. Безгә дә квартира бирделәр.
1991 елга кадәр әлеге өлкәдә эшли ул. Таләпчәнлеге, үз эшенә җаваплылыгы өчен хөрмәт итәләр аны. Район мәгариф бүлегенең аңа мәктәп коллективын җитәкләүне тәкъдим итүе дә тиккә түгел-ир-егетләрчә сүзендә торуы, гадел булуы, кешелеклелек сыйфатлары белән халык ышанычын яулый яшь белгеч. Яңа эшенә дә зур энтузиазм белән керешә Рөстәм Мөхәммәтшин. Һәм шул вакыттан 20 елга якын мәктәп директоры вазыйфасын башкара.
Уңышлары нинди дисезме? Алары, чыннан да, куанырлык. Район күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында призлы урыннар алып республикада югары үрләр яулаган укучылары белән бүген дә горурлана ул. Мәктәпләрдә яңа мәгълүмат технологияләрен куллана белү, укыту сыйфатын һәм тәрбия бирүне яхшырту, замана үзгәрешләренә ярашлы шартларда укучыларның иҗади сәләтен үстерү педагогның һөнәри осталыгыннан тора. Ул әле дә шуны исеннән чыгармый. Тәҗрибәле укытучылар дибез андыйларны. Хезмәтенә җаваплы караш, төгәллек кебек күркәм сыйфатларны күңеленә туплавы исә, әлеге дә баягы, биографик юлын башлаган комсомол елларыннан килә. Мәктәптәге өлгерешнең яхшыруы, спортка зур әһәмият бирелү эш күрсәткечләрендә дә ачык чагыла. Александр Емельянов, мәсәлән, 2008-2009 уку елында география фәне буенча республика фәнни олимпиадасында беренче урынны алып, Рәсәйдә дүртенче призлы урынга ирешә. Ә спорттагы уңышларны саный китсәң? Аларына, мөгаен, кулдагы бармаклар гына җитмәс иде. Татарча көрәш, армрестлинг буенча республика бәйгеләрендә югары баскычка күтәрелә Трой-Урай егетләре, кызлары. Башлангычы, әлбәттә, мәктәптәге спорт түгәрәкләренең ныклы эшчәнлеге.
-Сәламәтлегем какшау сәбәпле, җитәкчелек эшеннән китәргә туры килде. Тик мин әле дә мәктәп, укучылар тормышы белән кайныйм. Тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән дәресләр бирәм, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлим,-ди уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәтшин.
Тормыштан-ямь, хезмәттән тәм табып яши белгәннәрне ничек бәхетле димисең инде?! Фәния дә ире янәшәсендә 20 елга якын мәктәптә китапханәче булып эшли, шуның 12 елында мәктәп яны участогын җитәкләгән. Китапханә бүгенге көндә классик язучыларның китаплары, дәреслекләргә ярдәмлекләр белән баетылган. Озын тәнәфестә, я булмаса ял вакытларында биредә укучыларга шашка уйнарга мөмкинлек тә бар. Болары, әлбәттә, көндәлек хезмәт. Ә менә үткәннәрдән бүгенгегә кайтсак, бәхет төшенчәсенең мәгънәсе ачык. 33 ел элек төзелгән парлы гаилә тормышы шатлык-сөенечләр белән тулыланган. Мәхәббәт җимешләре булып туган өч кызлары: Ләйсән, Гөлназ, Алсу Трой-Урай мәктәбен һәм Балык Бистәсе гимназиясен көмеш һәм алтын медальләр белән тәмамлап, Казандагы югары уку йортларында белем алганнар. Әти-әнисенең сәгадәтле сукмагыннан үз юлын тапкан балалар киләчәктә дә ил-көнгә игелекле булырлар. Чөнки аларга балачак тәрбиясе үрнәк гаиләдә бирелгән.
Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев