Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык - Бистәсендә мәктәпләр яңа уку елына әзерме?

Җәйнең соңгы аена кердек, укучыларның каникуллары да тәмамлану алдында. Бу көннәрдә Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге, район хакимияте һәм мәгариф идарәсе вәкилләреннән торган комиссия муниципаль мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына һәм кышкы ягу сезонына әзерлеген тикшерә. Редакциябез хәбәрчесе дә әлеге комиссия составы белән берничә мәктәптә булып кайтты.

Дүшәмбе көнге сәфәр Шомбыт мәктәбеннән башланды. Уку-укыту, тәрбия эшләре буенча алдынгылыкта баручы белем йорты быел да укучыларын кабул итәргәтулысынча әзер. Агымдагы елда биредә 104 укучы белем алачак. 10 баланың беренче сыйныфка укырга килүе көтелә. Быелгы чыгарылышта Ландыш Әхмәтҗанова мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Педагогик коллективның тырышлыгын, мәктәп йөзенең аклыгын дәлилләүче янә бер матур күрсәткеч, горурлык бу. Инде уку елы әзерлегенә килгәндә, сыйныф бүлмәләре тиешенчә ремонтланган, башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа парта, урындыклар кайтартылган. Мәктәп яны участогындагы тәртипкә дә исең китәрлек. Яшелчә, җиләк-җимеш араларында ник бер чүп үләне күренсен! Төрледән-төрле чәчәк клумбалары күз явын алырлык. Әлеге гүзәллекне тудыру биология укытучысы Нурисә Ибраһимова җаваплылыгында икән. Яшелчәләрне вакытында сугару мул уңышка ышанычлы нигез бирә. Барысы да тиешенчә башкарылганлыгы күз алдында.Үзләреннән артып калган яшелчәләрне халыкка сатып кирәк-яракка тотарга мөмкинчелек тә таба мәктәп. Рейд барышында Роспотребнадзорның әйдәүче белгеч-эксперты Гөлнара Сафина мәктәптәге санитария-гигиена кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар юнәлтсә, Балык Бистәсенең ? өлкән инспекторы Андрей Иванов янгынга каршы автоматиканың төзеклегенә, аларның ай саен техник яктан тикшерелеп торуына, электр челтәрләренең ышанычлы булуына, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы персоналның өйрәнүләр үтүен күз уңында тотты.

Комиссия таләпчән. Биектау мәктәбендә булганда да һәр нәрсәне энә күзеннән үткәрде алар. Әмма биектаулылар сыната торганнардан түгелләр. Тышкы яктан ук пөхтәлеге күренгән бинаныңэчке матурлыкка тәңгәл килүенә шик юк. "Тырышабыз инде",-дип тыйнак кына әйтеп куйды мәктәп директоры Рәмзия Камалиева. Тырышлык чыннан да сыйныф бүлмәләрендәге, коридорлардагы тәртип, чисталыкта чагыла. Мәктәп яны участогы белән безне биология-химия укытучысы Габдулла Бәдретдинов таныштырды. 34 ел педагогик стажлы мөгаллим һәр үсемлек, һәр чәчәккә төгәл бәясен бирә. 60 сутый мәйданны биләгән участокта карлыган, кура җиләге куакларыннан тыш, мәктәп ашханәсе өчен утыртылган бәрәңге, кишер, суган, кәбестә, кыяр кебек яшелчәләр дәкүп. "Помидорның тиз өлгерә торган "Москвичка" сортын утырттык. Үсентесен яз көне халыкка да саттык, яратып алдылар",-ди ул.

Зур Мәшләк мәктәбендә бүгенге көнне 87 укучы белем ала. Бирегә күрше-тирә авыллардан килеп укучылар да байтак. Башка мәктәпләрдәге кебек биредә дә уку елы әзерлегенә тел-теш тидерерлек түгел. Мәктәп директоры Рафыйк Закиров ремонт эшенә ярдәм кулы сузган иганәчеләрнең булуына сөенүен яшермәде. Ленар Гаянов, Нияз Шәмсетдинов, Тәлгать Мотыйгуллин булышлыгы белән актлар залын яңартуга ирешкәннәр. Тәрәзәләргә эленгән челтәр-пәрдәләрне тегәр өчен дә читтән тегүче эзләмәгәннәр, укытучылар Лилия Дилмөхәммәтова белән Альбина Нуриеваның оста куллары залны танымаслык булып үзгәрткән. Быел мәктәптән 7 чыгарылыш укучысы "канат" очырса, 8 баланың укырга килүе дә педагогик коллективказур шатлык өстәгән.

Игенәчеләр дигәннән, "Туган мәктәбеңә булыш!" акциясенә кушылган Илсур Һадиуллин исем-фамилиясе Таулар, Шомырбаш авылы мәктәпләрендә еш яңгырады. Аның ярдәме белән Таулар мәктәбендә укучылар өчен җылы бәдрәф, юыну урыннары ясалса, Шомырбашта мәктәпне төзекләндерүгә дә әлеге иганәче булышлыгы зур булган. Һәр мәктәп тә үз участокларында ашханә өчен кирәк булган яшелчәләр, бәрәңге үстерә. "Кышкы саклауга куябыз, җитәрлек әзерлибез",-ди Шомырбаш мәктәбе директоры Светлана Прокопьева.

Бирдебәк мәктәбе укучылар саны буенча иң азлысы. Әмма мөгаллимәләр Гөлзада Маннанова белән Рузилә Вәлиуллина сыйныф бүлмәләрен төзекләндерүдә зур тырышлык куйганнар. Агымдагы елның Экология елы булуын истә тотып укучылар кулы белән махсус стенд булдырылган. Һәр нәрсә үз урынында, һәр җирдә тәртип күзгә чалына.

Уку елына әзерлекне тикшерүнең беренче көненә Котлы Бөкәш мәктәбендә нокта куелды. Күпләр хәтерлидер, июль аенда мәктәп үзенең юбиллен билгеләп үтте. Үткәне данлы булган мәктәп бүген дә якты юлын сыза. Горурланырлык хезмәтләре бар бөкәшлеләрнең. Белемле дә итә алар укучыларын, тирә-юньдәге матурлыкны тоярга да өйрәтәләр. Югыйсә, капкадан керә-керешкә үк каршы алган чәчәкләр аллеясын күреп башкача ни әйтер идең?! Ә бакчада ниләр генә юк! Кыш өчен кайнатмаларын да әзерләгәннәр, яшелчәләрдән дә мул уңыш көтелә. "Болары үзебезнең хезмәт, ә ремонтка килгәндә, иганчеләр-бертуган Әнәс, Алмаз, Атлас Шәвәлиевлар, Мансур Хафизовка рәхмәтлебез. Шушы мәктәпне төзегән, анан соң да безне ярдәмнәреннән ташламаган игелекле авылдашларыбыз алар",-ди мәктәп директоры Нәкыйф Сәлахиев, шатлыгы белән уртаклашып.

Күргәнебезчә, яңа уку елына һәр мәктәп кулдан килгәнчә тырышып әзерләнгән. Бу көнне, югарыда санап үтелгән авылларның балалар бакчаларында булып, аларның да кышкы ягулык сезонына әзерлегетикшерелде. Комиссия һәр эшкә җитди карады, кайберләрендә булган кимчелекләр атап әйтелде, җитешсезлекләрне төзәтергә кушылды. Гомумән, муниципаль мәгариф учреждениеләренең быелгы әзерлеге комиссия әгъзаларында-район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Нияз Шәйхетдиновта, методистлар Фәридә Шәрипова, Айсылу Сәхапова, хуҗалык эшләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр Ихсановта уңай тәэсир калдырды.Тикшерү эшләренә әле тулысынча йомгак ясалмаган. Чөнки комиссиянең тагын дистәләгән авыл мәктәпләренә барасы, балалар бакчаларында буласылары бар.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев