Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык - Бистәсе студентлары аена 12 мең стипендия алып укыйлар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов үткәргән видиокиңәшмәдә авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен көнүзәк актуаль һәм файдалы мәсьәләләр турындасүз алып бардылар.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда авыл җирләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә юнәлтелгән программалар эшли башлаган. Аның нигезендә авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларында тавык, үрдәк, каз, сыер асраучыларга дәләт ярдәме (субсидияләр) бүлеп бирү каралган. Әлегәчә урыннарда аны күпләр белмичә яшәгәннәр. Шуңа бу киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыкларын да чакырдылар.

Моннан тыш тагын бер бик әһәмиятле дәүләт программасы эшләвен мөгаен әле бүген дә күпләр белмиләр дер. Югыйсә, аннан һәркем киң файдаланыр иделәр. Ул бүгенгесе көнне авыл хуҗалыгы югары уку йортларында белем алучыларга кагыла. Министр урынбасарының сүзләренә караганда бүген бу уку йортларында 8 меңнән артык егет һәм кыз белем ала. Шул ук вакытта авыл җирләрендә дипломлы җирле белгечләр җитешмәве инде республикакүләм проблемага әйләнеп бара. Һәр елны укуларын тәмамлаган яшь белгечләребезнең кая барып бәрелергә белмичә аптырап эш эзләп йөрүләренә тиздән чик куелырга охшаган. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә кергән бу программа нәкь менә шундый катлам граҗданнарга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Аңа кушылырга теләүчеләр киләчәктә шактый булырга ошаган. Ни дисәңдә, чит җирләрдә беребезнең дә улларын һәм кызларын кочак җәеп көтеп тормыйлар. Кызганычка каршы, белгечләр җитешмәү проблемасы безнең районда да бар икән бит. Бу хакта безгә район авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлеге мөдире Илфат Ситдиков җиткерде. Аның сүзләренә караганда бүгенгесе көнне Авыл хуҗалыгы югары уку йортларында районыбыздан 75 егет һәм кыз укый. Тик ни өчендер аларың икесе генә бу программа нигезендә һәр айда 12 шәр мең сум күләмендә степендия алалар. Аның 5 меңен юллама биргән районыбыз хуҗалыгы яисә фермер түләсә, калган 5 мең сумны авыл хуҗалыгы министрлыгы күчерә. Бу файдалы чара яшь белгечнең укуын тәмамлагач эш эзләп аптырап урамда йөрмәве өчен эшләнә. Кулына диплом алган белгеч турыдан-туры хуҗалыкка, ягьни акча күчереп торган фермерга эшкә кайтып 3 ел эшләргә тиеш була. Яңа эшкә кайткан белгечкә әле дәүләт тарафыннан тагын байтак кына ташламалар каралган, үз вазыйфасына керешүгә аңа 300 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган дәүләт ярдәме күрсәтелә. Аннары ай саен бер ел дәвамында төп хезмәт хакына 7,5 мең сум өстәмә түләнәчәк. Әлбәттә инде күп еллардан бирле гамәлдә булган канун нигезендә яшь белгечне торак белән тәэмин итү программасы да әле үз көчендә кала. Кыскасы, киләчәктә бу программадан файдаланырга теләүчеләр күп бурлыр әле. Мондый теләкләре булган яшьләребез авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Студентларыбыз өчен менә дигән ярдәм бит бу. Нигә әле аннан файдаланып калмаска! Хөкүмәт тә һәрвакыт болай юмарт булмас. Бәлки, балалык акылы белән адашып укырга кергән кайберәүләргә бүгенгесе көнне җәмгыятебездә сорау аз булган юрист, менедҗер, психолог һәм башка шундый мәңгегә тормышта кирәге чыкмаячак һөнәрләр үзләштергәнче, тагын бер кат ныклап уйлап, киңәшләшеп файдалырак карар кабул итәргә кирәктер. Производствода һәм авыл хуҗалыгында үзеңне кирәкле белгеч итеп тоюдан да зур бәхет юк бит ул, бигрәк тә туган җиреңдә.

Идрис Аметов.

фотоm.1777.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев