Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе районы 1нче гимназиясендә - республика семинары

Узган атнада Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Яңа технологияләрнең шәхесне формалаштырудагы роле" темасында республика семинары булып узды. Анда фән эшлеклеләре, профессорлар Васил Гайфуллин, Фаяз Хуҗин, шагыйрә Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова, "Мәгариф"журналы редакциясе бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков...

Семинарны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков ачып җибәрде, мәгариф өлкәсендәге уңышлар белән таныштырды, соңыннан сүз алган гимназия директоры Данис Сатдинов исә гимназиянең тарихы, уку-укыту эшчәнлеге хакында сөйләп узды. Кереш өлештән соң семинарда катнашучылар ике секциягә бүленеп эшләделәр. Һәр сыйныфта укытучылар тарафыннан мастер-класслар үткәрелде, чыгышлар ясалды. Аерым алганда, биредә татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренең эшчәнлеге чагылды. Яңа Арыш мәктәбе укытучысы Гүзәлия Галимованың "Бит күрке-күз, тел күрке-сүз" мастер-классында сүзнең аһәңле яңгырашына фразеологик әйтелмәләр нигезендә басым ясалды. Корноухово мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Бәдретдинованың "Алмашлыкларны кабатлау" мастер-классы башкалардан "Интеллект карта" төзү үзенчәлекләре белән аерылып торды. Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Сәлахова әдәбият дәресләрендә критик фикерләү технологиясен куллануның отышлы якларын "Яхшылык эшләргә ашыгыйк " мастер-классында исбатлады. "Алты эшләпә," "Кластер" ысуллары укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә, телдән сөйләм күнекмәләрен үстерүгә мөмкинлек бирүен ачыклады. Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Якупованың мастер-классында үзенчәлекле ысул-"кейслар методикасы" белән Әмирхан Еникинең "Матурлык "хикәясе аша таныштык. Әлеге ысул укучыга текст аша билгеле бер белемнәрне алу өчен бирелгән эшчәнлек планын күздә тота. Укучылар әсәрдә матурлык төшенчәсенең күп төрле булуын ачыкладылар. Аның ана һәм бала арасындагы матурлык икәне күренде. Иҗадилыгы, эмоциональлеге белән Балык Бистәсе 1 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Мөхәммәтҗанованың ,,Татар телен чит тел буларак өйрәтү дәресләрендә коммуникатив технология" мастер-классы да үзгә осталыкта үтте. Ул коммуникатив технологиянең: трансформацияләү, диалогик сөйләм телен үстерү өчен күнегүләренә, рольле уеннарга өстенлек бирүе белән аерылып торды. Аның эчтәлегеннән иң әүвәл укучыны сөйләм теленә өйрәтергә, аралашуны шул телдә алып бару кирәклеге ярылып ята иде. Ә Балык Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Гатиятованың "Татар теле дәресләрендә заманча технологияләрне куллану" мастер-классында укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр куллануы һәм татарның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче күренекле шәхесләре, тарихи-истәлекле урыннары белән таныштырып, татар теленә кызыксыну уята алуы белән үзенә җәлеп итте.

Мастер-класслардан соң укытучыларның чыгышлары тыңланды. Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе укытучысы Раушания Мамакова иҗади үсеш технологиясен әдәбият дәресләрендә куллануның отышлы булуына тукталды, ул укучыларның креативлыгын, фикерләү сәләтен төрле ысуллар белән үстерүгә өстенлек бирде. Шул уку мәктәптән Эльвира Токранова татар теле һәм әдәбиятын укытуда системалы эшчәнлек принцплары белән таныштырды, традицион дәреснең системалы эшчәнлектән аермалы якларын аңлатты. Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Миннуллина чыгышында исә рус телле укучыларны бердәм дәүләт тестына әзерлек этаплары чагылыш тапты. Аның эш тәҗрибәсендә интернет чыганаклар белән эш, "Ана теле" проекты, ТНВ каналының балалар тапшыруларыннан алынган видео, аудио язмалар куллану отышлы булуын яктыртылды.

Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары җирле материал белән эшләүне дә күздә тота. Болары исә Ләйсән Мотыйгуллинаның "Туган якны өйрәнү" проектында, Альбина Җамалиева һәм Гөлнара Яруллинаның дәресләрдә татар халык авыз иҗатына өстенлек бирүләрендә ачык чагылды. Балыклы Чүкәй мәктәбеннән Зөлфирә Сафиуллинаның чыгышы мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану турында иде. Гимназиядә Кадыйр Сибгатуллин (җитәкчесе Асия Мифтахова) һәм П.И.Савинов музейлары (җитәкчесе Светлана Шлыкова) булу да укучыларның этномәдәни яктан үсешенә йогынты ясый әлбәттә.

Семинар соңында район мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Хисамова кунакларны районыбыздагы милли мәгарифнең торышы белән таныштырып үтте. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Галиуллина әзерлеге белән 5-11нче сыйныфлар арасында үткәрелгән "Яшь талантлар" бәйгесенең җиңүчеләре аныкланды. Аларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков Дипломнар тапшырды.

Семинар әнә шундый җылы, эшлекле шартларда узды. Аны әзерләүдә, оештыруда күп көч куйган гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әнисә Хөсәенова, Энҗе Галиуллина сүзләре белән әйтсәк: "Укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен дәресләрдә заманча технологияләрне файдалану, шул ук вакытта татар телен үстерү өчен бар тырышлыкны куеп эшләү уңышларга илтми калмас. Фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк". Бердәм рәвештә яңгыраган татар гимны да шуны раслагандай, кайтавазлар булып яңгырады:

"...Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы".

Автор Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев