Чүкәй үзешчәннәре Олы Әшнәктә кунакта
Шушы көннәрдә Олы Әшнәк авылы мәдәният йортында Әлфинур Гыйлаҗеваның гаиләсе, аның җитәкчелегендәге Чүкәй авылы үзешчәннәре бик күңелле концерт күрсәттеләр.
Әлфинур ханым кызы Энҗе белән кыска скетчларда уйнаса, тормыш иптәше Райдаш һәм икенче кызлары Айназ моңлы җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр. Аларның бу чыгышын Әшнәк халкы бик яратып кабул итте. Соңыннан барчасына да кайнар рәхмәтләрен җиткерделәр, кабат килүләрен сорап калдылар.
Голназ Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев