Балык Бистәсе Котлы-Бөкәш авыл китапханәсендә "Әти, әни һәм мин сорт сөюче гаилә " дип аталган ярыш булды
Язгы чор - кеше организмының хәлсезләнгән, витаминнарга ярлыланган, төрле авыруларга тизрәк бирешүчән чагы. Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез, яшелчәләр белән дуслашыгыз, хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнегез, дип кисәтә белгечләр.
Котлы-Бөкәш авыл китапханәсендә һәрвакыт кызыклы чаралар үткәрелүе билгеле. Аларның киләсе бәйгеләре "Әти, әни һәм мин сорт сөюче гаилә " дип аталган ярыш-кичәсе булды."Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" -диелә татар халык мәкалендә. Үз сәламәтлегең турында һәрдаим кайгыртып яшәү -һәр кешенең изге бурычы. Әлеге ярышта да үз сәламәтлекләре өстендә һәрдаим шөгыльләнүче, спорт сөюче күркәм 4 гаилә катнашты: Вәлиевлар, Ибатуллинар, Шәрәфиев һәм Яруллиннар гаиләләре. Ярышның максатлары булып: балалар һәм әти-әниләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш, әти-әнисе белән горурлану хисе тәрбияләү булып торды.
Ярыш төрле конкурслар белән үрелеп барды. "Тәгәри тубым", "Энә күзе эченнән", "Тыңлаусыз шар"- дип исемләнгән конкурслар аеруча үзенчәлекле иде. Сәламәт тормыш рәвеше турында табышмаклар, һәм физминуткалар конкурсы уздырылды. Эстафета формасында уйналган бу ярыш зур җанлылык белән үтте, чөнки мондый ярышларда аерым катнашучының уңышы команданы җиңүгә алып чыкканын һәркем белә. Һәр гаиләгә тазалык-саулык, бәхет, шатлык, зур уңышлар, матур хыяллар, якты киләчәк, рухи байлык теләп командалар ярышы дуслык белән төгәлләнде! Катнашучы гаиләләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев