Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Үзенең сәламәтлеген һәрдаим кайгырткан кешенең гомере вакытсыз өзелми.

Якын кешең кинәт егылып, аңын җуйса, ә син аны нишләтергә дә белмисең икән, иң беренче эш итеп ашыгыч ярдәм чакырт. Чөнки бу инсу́льтның тәүге билгеләре булырга мөмкин. Көтмәгәндә-уйламаганда инсу́льт булып, гомерлеккә инвалид калучылар, ә иң яманы, бакыйлыкка күчүчеләр елдан-ел арта. Иң күңелне авырттырып торганы шул, инсу́льт яшәрә бара. Хәзер инде...

Дөньяда ел саен 5-6 миллион кешегә инсу́льт диагнозы куела, Россия күләмендә әлеге сан 450 мең кешене тәшкил итә. Баш миенә кан саву нәтиҗәсендә 29% ир-ат, 39 % хатын-кыз вафат була. Ә иң куркынычы инсу́льтның яңадан кабатлануы.
Инсульт ике төрле юл белән килеп чыга. Аның берсе һәм иң киң таралганы -ишемия инсульты. Ул кан тамырлары тараюдан барлыкка килә. Инсульт нәтиҗәсендә баш миенә кан килми башлый һәм шул сәбәпле нерв күзәнәкләренә кислород, туклыклы матдәләр килүдән туктый. Икенчесе - геморрагик инсульт. Даими кан басымыннан тора-бара тамырлар үзенең сыгылмалылыгын югалта, нәтиҗәдә кан басымы бик нык күтәрелгәндә баш миендәге тамырлар шартлап, башка кан сава.
Кисәк кенә йөздә, кулларда, аякларда көчсезлек яки ою сизсәгез, гәүдәнең бер як өлешендә тоемлау начарайса, сөйләшү үзгәрсә, күз күреме начарайса, йөрүдә тайпылышлар барлыкка килсә, баш әйләнсә, тигезлекне югалтсагыз, билгесез сәбәпләр аркасында көчле баш авыртуы башланса, кичекмәстән, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Мондый вакытта һәр минут кадерле.
Кан саву һәм баш миенә кан килмәү (ишемия) ике төрле юл белән дәвалана. Аның берсендә канны туктатырга, икенчесендә, киресенчә, канны сыеклатырга кирәк.
Инсульт булудан саклану өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тәмәкене ташларга, спиртлы эчемлекләрдән тыелырга, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә, көнгә 40 минут җәяү саф һавада йөрергә кирәк. Сәламәтлек бик кадерле, шуңа да аңа беркайчан да битараф карарга ярамый. Яшьләрдә дә кан басымы булырга мөмкин. Шуңа күрә, һәр гаиләдә кан басымын үлчи торган махсус җайланма тотарга киңәш итәр идем. Диспансеризация үтүгә дә җаваплы карарга кирәк. Кеше үзенең кан басымын, холестерин, шикәр күләмен белеп торырга тиеш. Кан басымыннан, участок табибы күзәтүе астында, көн саен дару эчү гомерне озайта гына. Сүземне гыйбрәтле җөмлә белән төгәллисем килә: хөрмәтле райондашлар, шуны истән чыгармасагыз иде: үзенең сәламәтлеген һәрдаим кайгырткан кешенең гомере вакытсыз өзелми.
Инсульт китереп чыгаручы төп сәбәпләр:
1) Кан басымының гел югары булуы белән кан басымы еш күтәрелүдән тилмерүчеләр, гипотоникларга караганда, инсульттан күбрәк тилмерә.
2) Холестеринның югары булуы һәм артык гәүдә авырлыгы. 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә холестеринның югары булуы ачыклана, ә бу исә, үз чиратында, инсу́льт китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да мондый төргә керүче кешеләргә үз сәламәтлекләрен кайгыртып, анализларын тикшертеп торырга кирәк. Шулай ук инсультны артык авырлык та китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки ул йөрәк эшчәнлегенә зыян сала.
3) Тәмәке тарту һәм алкоголь куллану да инсу́льтка китерә. Бу бигрәк тә өлкән буын вәкилләренә кагыла.
4) Инсульт булуда кешенең психик халәте зур роль уйный. Стресс, борчылу, нерв киеренкелеге әлеге авыру килеп чыгуга сәбәпче була ала, бигрәк тә моңарчы инсу́льт кичергән кешеләр үзләрен нервланудан сакласын иде.
5) Табиб билгеләмәгән дарулар куллану да йөрәк һәм кан авырулары китереп чыгаруга сәбәпче.
Лилия ВӘЛИЕВА
район үзәк хастаханәсенең табиб-неврологы
baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев