Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Медицина

Өшегән очракта нинди ярдәм күрсәтергә?

Өшегән кешегә ничек ярдәм итәргә? Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Сафиннан файдалы киңәшләр.

Кыш көне өшү очраклары еш була.
Беренче ярдәм: өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру мөһим. Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, су салынган табакта яки ваннада җылытырга була.
Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.
Бөтен җире өшегән кешене исә җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны чыгармый торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк.
Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз. Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.
Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире капламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.
Өшегән урынны кар белән ышкырга, кул белән уарга, тукымага спирт манчып, каплап кую тыела. Болай эшләгәндә, кул-аякларның болай да зәгыйфь кан тамырларына зыян килүе бар.
Өшегән урынны кайнар су ярдәмендә яисә учак янында тиз генә җылытырга маташу да – зур хата. Бу кан тамырларында тромб хасил итеп, өшегән тән тиресенә икеләтә зыян салачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса