Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Медицина

Кан басымын ничек дөрес үлчәргә?

Кан басымын үлчәгәндә учны өскә каратып, кулны өстәлгә куярга кирәк.

Кан басымын үлчәгәндә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  • Артлы урындыкка утырып, 10-15 минут узгач, ягъни тигез сулыш ала башлагач кына тонометр манжетын кияргә.
  • Туры утырырга, хәрәкәтләнмәскә һәм сөйләшмәскә.
  • Кием-салым кысып тормаска тиеш. Каеш, галстукны салып куярга, яка муенны кысып торса, төймәсен чишеп җибәрергә.
  • Аякны аякка куймаска. Юкса юан кан тамырлары, кысылып, приборның дөрес күрсәтмәвенә китерергә мөмкин.
  • Учны өскә каратып, кулны өстәлгә куярга.
  • Тонометр манжетын терсәктән аз гына өскә (2-3 сантимерга), йөрәк турысына урнаштырырга.
  • Шуннан соң гына кан басымын үлчәргә. Аннан икенче кулга “тотынырга”.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса