Нью-Йоркныӊ Колумбия университеты Медицина үзәге дерматология кафедрасы профессоры Дональд Белсито (Donald Belsito) яӊа алынган һәр кием 2 тапкыр юылырга һәм чайкатылырга тиеш, дип яза. Бу киемдә, саткан вакытта башка кешеләр киеп караганда, күчә торган төрле паразит бөҗәкләр булырга да мөмкин икән. Яӊа Зеландиядә төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, Кытайда эшләнгән кайбер кием-салымда аллергеннар тиешле норманы 900 тапкыр артып китә икән. Моны без үзебез дә, беренче алган киемнәрдән авыр ис килгәненән чамалыйбыз. Шулай булгач, үзеӊ һәм гаиләӊ сәламәт булсын дисәӊ, иренмәскә кирәк.
Чыганак: hi-news
Нет комментариев