Аның авторы хатын-кызның шулай итеп табибка эләгергә омтылуын аңлаткан. Бу вакыйга зур шау-шу куптара, шуннан соң Уфаның Калинин районы прокуратурасы тикшерү оештыра.
Бу хәлдән соң Башкортостан башлыгы Рөстәм Хәмитов әлеге хәл күзәтелгән 13 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибын эштән азат китәргә әмер биргәнлеге билгеле булды. Баксаң, учреждениедә лифт инде ике ел эшләми икән.
- Әлеге хәл башкаларга сабак булсын, - дигән күрше республика башлыгы.
Социаль челтәргә Уфа поликлиникасыннан махсус баскыч һәм лифт булмау сәбәпле җәрәхәтле аягы белән икенче катка рентген-кабинетка дүртаяклап менгән хатын-кыз төшерелгән видео эләгә.
Нет комментариев