Бөек Җиңү язы. 70 яз, 70 майны олы горурлыкта, бөек хәтердә каршылый халкым.
Онтылырлыкмы соң? Сугыш ачысы һәр гаиләгә тигән, халкымның асыл ул-кызлары Ватан киләчәге хакына яу кырында концлагерьларда мәңгелеккә күзләрен йомганнар, батырлыклары белән тарих битләренә күчкәннәр.
Бу җәһәттән, Балык Бистәсе җирлегеннән сугышка 12 меңнән артык кеше киткән, шуларның 4 меңгә якыны туган җиребезгә исән-имин кайтканнар. Районыбыз 9 Советлар Союзы Герое биргән. Герой исеменә лаек Барый Шәвәлиев белән горурланырга тулы хакыбыз бар. Аллага шөкер, без ветераннарыбыз, Геройларыбыз хакында бер Җиңү көнендә генә искә алмыйбыз. Изге эшләребез дәвамлы, эзлекле, елдан-ел куәтлерәк алып барыла. Бу республикабыз лидеры Рөстәм Миннехановның кешелекле гамәли таләбе. Ул әлеге буын кешеләренә ветераннарына кадер-хөрмәтнең һәрдаим булырга тиешлегенә апрель азагында узган республикабыз ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасында да ассызыклап узды. Бу җәһәттән шунысын да билгеләп үттек, Рәстәм Нургали улы катнашкан әлеге чарада районыбыздан сугыш ветераны Гайнетдин Хөснетдин улы Мусин да катнашты.
-Республика күләмендәге бу чарада катнашуым белән нык горурланам. Республика, район җтиәкчелеге ветераннарны һәрвакыт игътибар үзәгендә тоталар. Сугышта катнашканнарның урыны почетта бүген. Безгә кагылышлы күпме дәүләт һәм республикакүләм Программалар эшли. Бик канәгатьмен тормышымнан,- ди ул...
Әйе, районыбызда 469 сугыш ветераны һәм тол хатыннары махсус Программа нигезендә тораклы, фатирлы булдылар. Тагын тугызы чират көтәләр.
Яу кырында вафат булган исән-сау кайтып инде бакыйга күчкән ветераннарыбызны, тылда хезмәт куючыларны мәңгеләштерү максатыннан да аз эшләнми районда. Музейлар ачыла, ачылганнары яңартыла, киңәя, тулыландырыла. Соңгы вакытта гына 61 һәйкәл -обелиск яңартылган. Май башында Котлы Бөкәш мәктәбендә сугышта катнашкан укучылар истәлегенә яңа һәйкәл сафка басты. 6 нчы майда Югары Тегермәнле мәктәбендә берьюлы ике тарихи тантана узды: сугыштан дан һәм хезмәт музее гел өр-яңадан җиһазланып яңа урынга күчерелде, шул ук көнне Барый Шәвәлиевка яңа бюст куелды. Бүген Масловка авылында чыгымнары берничә миллионнар белән исәпләнгән мемориаль комплекс хәер-фатихалы булачак. Район үзәгендә тыл батырлары өчен һәйкәл-стеланы ачу тантанасы узачак. Соңгысын күбрәк сугыш елларында хезмәт куйган якташларыбызга булган олы хөрмәт билгесе буларак кабул итәргә кирәктер.
-Тыл ветераннарына махсус районкүләм һәйкәл ачу безнең өчен олы бүләк. Ни әйтсәк тә, сугыш еллары тылдагылар өчен икенче фронт булды. Без дә олы геройлык үрнәкләре күрсәттек, Җиңү көнен якынайту өчен ачлы-туклы булсак та көнне-төнгә ялгап эшләдек. Сугыш ветераннары кебек тыл ветераннары да олы хөрмәткә лаек дип саныйм мин,-ди тыл ветераны Фәрваз апа Галиуллина.
Бу көннәрдә районыбызның һәр ноктасы, җирлеге, һәркемнең йөрәге Җиңү хисенә уралган. Авылларда, мәктәпләрдә, коллективларда узган чараларның күләм-масштабы моның тагын бер ачык дәлиле булып тора. Сүз дә юк, ветераннарыбызга булган олы ихтирам хисләре озын гомерле, дәвамлы булырга бик хаклы.
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев