Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мөхәррир сүзе

Вазыйх Фатыйхов: Тәрбия чишмәсе кайдан башлана?

Тәрбия темасы гомер илә иң актуальләрдән санала. Бу төшенчәне эченә сыйдырырга теләгән мәкальләргә генә күз салсаң да, тулы бер дөньяви фәлсәфәле тормыш проблемаларына юлыгасың.Чыннан да тәрбия чишмәсе кайдан башлана соң ул?

Мин бу сорауга җавапны гади бер дөнья газизы, Тәңрем бәндәсе буларак эзләргә тырышып карармын.

Ана карыннан. Җан иңгән бала үз аурасын тоеп, ишетеп яшәргә тиеш була. Килешми һич мөмкин түгел. Монысын медиклар инде күпьяклап, нигезле итеп раслаган. Гаилә. Әйе бала беренче гадзтләрен_яхшымы, начармы ул, өендә ата-анасы янәшәсендә үзләштерә башлый. Бу уңайдан мисаллар изнигам. Мине әбием белән әнием бер сүз белән вәгазлиләр иде: "Юлда акча тапсаң да алма, ул синеке түгел!". Шул кадәр канга сеңгән ки бу сүзләр, әле дә кулым ятмый тапканны алырга.Күпләр шаһит: бала балалар бакчасына барган җиреннән , берничә көн үтүгә ачы итеп сүгенергә өйрәнеп кайта. Ана кеше психологисен эшкә җигеп, бу сүзләрне кемнән ишетүен сорап куя. Сабый күңеле пыяла, ул яшермичә генә элеге сүгенүне кемнән ишетүен әйтеп бирә. Ә тегесе исә гаиләсендә мондый оятсыз сүзләрне көн саен дип әйтерлек ишетеп үсә.

Аннан мәктәп, яшьлек мохите үзен сиздерә башлый. Янәшәдәгеләргә иярү, " текә" күренергә тырышу, " Аңа сүз әйтмиләр, димәк миңа да ярый" дигән җилбәзәк принцип үз эшенә алына. Баланың аз гына игьтибар үзәгеннән ычкынуы да төзәлмәслек аяныч хәлләргә нигез булуы мөмкин. Бу чорда тәүлекнең шактый күләмле өлешен яшүсмер белән бергә үткәрүче педагог әфәнделәр, ханым- туташлар да бик сизгер, " уяу" булырга тиешледер дип ялгышмыймдыр. Мәктәп елларымны искә алган бер мәлдә, класс җитәкчебезнең нинди шәп" разведчик", зур психолог булганлыгын еллар үткәч кенә аңладым. Барыбызның эч- серләренә кергән, начар гадәтләребезгә нечкә кагыла белгән, аларны укучы белән бергә- бер калып юкка чыгару өчен көрәшкән, яхшыларын яшьтәшләр җәмәгатьчелегендә күтәргән, башкаларга үрнәк итеп куя алган бу олуг җанлы педагог алдынада кабат- кабат кайтып баш иясем килә.

Шуннан килә, урам, тирә- мохит тәрбиясенә тукталып алыйк әле. Урамыбыз шундый булгандырмы, әллә шулай кабул ителгән- урамдагы һәр олы буын кешесе безнең өчен берникадәр дәрәҗәдә кумир, тәртип сакчысы, тәрбия учагына күмер салып торучы булды. Исмәгыйл абый Кадыйровның тәрбия мәктәбен онытып буламы соң? Урамның бер башыннан гәүдәсе күренүгә бар бала- чага кесәләрдән кульяулыкларны тартып чыгарабыз да, хафалана -хафалана борын юешен сөртергә ашыгабыз. Кием- салымдагы пычрактан котылырга тотынабыз. Ул яныбызга килеп җитешкә барыбызны күздән кичереп чыга, аннан" Балалар менә шундый тәртип кирәк" дия торган иде. Үзе бик тә пунктуаль кеше булды, тәртип яратты. "Армия кануннарына" аның ярдәмендә кече- кечкенәдән өйрәнеп үстек без. Хәлил бабай ара- тирә кесәләрне тикшереп ала. Янәсе, тарту- фәлән белән шөгыльләнмиләрме? Умартачы Фәрхулла абый бал аертып бетерүгә миски табакка бал тутырып безне олы табынга җыя. Шундый табыннарда бердәмлеккә, дуслыкка өндәгәннәре әле дә хәтеремдә. Сәхәрбану апа узганда- барганда безгә корьәннән сүрәләр кабатлатып куя Иманлы булып үссеннәр дигән булгандыр инде. Кыскасы, урам өлкәннәре беребезгә дә битараф булмадылар, алар безне, безнең күңелләрне биш бармаклары кебек белгәннәр булса кирәк. Шөкер, урамыбыздан бер генә җинаятьче, тәртипсез, булдыксызлар чыкмады.

Юлны аркылы чыгарга куркып торган сукырга булышу, транспортта әхлак таләпләрендә урын тәкьдим итү, кунак табынында үзеңне тәртипле тоту, тагын күпме дистәләгән, йөзләгән тәрбияви язылган вә язылмаган кануннар яши безнең тирә- юньдә?! Чиновникның эш кабинетына шакып керүебез, өлкән кешегә, югары даирәдәге кешегә, хатын- кызга беренче булып кул сузуыбыз белән без хаклымы? Болары да тәрбиягә кагылыш лы дөрес вә дөрес булмаган гамәлләребез. Барысының нигезендә хак тәрбия ята. Бер- ике тапкыр тәрбиясез кибетчегә, чәчтарашка,официантка юлыгасың икән, иманым камил өченче тапкыр бу якка борылып та карыйсың килми. Реклама булмасын, кызык өчен генә, " Чингизхан" да урнашкан даруханә хезмәткәрләренә, йә булмаса " Выбор" кибетендә ( "Дельфин" янәшәсе) хезмәт күрсәтүчеләр белән йомыш төшереп карагыз әле. Үзегез дз монда хезмәт куючыларның инабәтлелегенә инанып китәрсез. Ягымлы каршы алу, матур озатып калу- аларның югары тәрбияви дәрәҗә сыйфатлары. Югыйсә , без моңа һәр адымда мохтаҗ.

Күрәсезме, нинди күпкырлы, язмаларда гына төгәлләнмәс, гапләшүләрдә генә нокта куелмас мәсьәлә бу тәрбия проблемасы. Ни генә булмасын, без аңа кабат- кабат әйләнеп кайтырга, һәркайсыбыз һәрдаимда тәрбияви кануннар югарылыгында яшәргә бурычлыбыз. Һәр туган көнне нинди кәефтә башлау, дәвам итү, тәмамлау да - янәшәдәгеләребезне ганимәт санга- сугудан башлана бит!

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия