Сораштыру нәтиҗәләре буенча район үзәгендә иң элек автовокзал кирәк
Ел башында газетабызның сайтында "Балык Бистәсендә нинди яңа объектклар күрергә теләр идегез?" дигән баш астында сораштыру игълан иткән идек.
Анда райондашларыбыз өстенлекле һәм дә ихтыяҗ итеп санаган 8 объект өчен тавыш бирделәр. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә сораштыруда катнашкан райондашларның 40 процентка якыны беренче чиратта район үзәгендә яңа автовакзал төзүне мөһимрәк күрә. Аннан килә, балыкбистәлеләр балаларны сәламәтләндерү үзәге, атлар туризмы, түләүсез VI-FI паркы өчен тавышларын биргәннәр. Фикерләрегезне газетабыз адресына хат аша да юллый аласыз. Район җитәкчелеге районның перспектив планнары хакында сүз алып барганда, югарыда телгә алынган объектлар игътибарда булыр диеп ышанып калыйк.
Март аенда сайтыбыздагы сораштыруыбыз, район почта эшчәнлегенә кагылышлы булыр.Анда: " сезгә почтаны ничә көн дәвамында китерәләр?" сорауга җавап эзләрбез. Һәр фикерегез кадерле, чөнки нәтиҗәләр безнең авыру "яралы" урыннарны да ачыкларга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев