Редакциянең бүләген редакторның укытучысы откан, хак микән?
2016 ел өчен газетабызның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкле конкурс оештырылуы хакында хәбәр иткән идек. Шөкер, бүгенге көнгә ике укучыбыздан кала бүләкләр "хуҗаларына" барып ирештеләр булса кирәк.
Тик тормыш шундый бит инде ул, укучыларыбыз арасында әлеге конкурс йомгакларына бераз шикләнеп караучылар да булмады түгел. "Алдау, акча заманасында сез генә идеал булып кала алмыйсыз инде анысы", "Гаделлек бармы соң ул?", "Редакторның элеккеге укытучысы, газетагызның актив хәбәрчесе откач, икеләнүгә урын туып куйды әле",- диеп шалтыратучылар булмады түгел. Үпкәләп булмый, чыннан да акча тотнаксызлыгы йөгәннән ычкынган, ришвәт, коррупция тамырланган чорда яшәгән буынга бер дә җиңел түгел бүген. "Алалар бит әле, әйбәт яшиләр, чит өлешкә төкереп карыйлар", диючеләр, ялгышасыз. Урлашуларның да азагына нокта куеп карарлар чыгаралар, ришвәт белән эләгүчеләр дә кирәген алып тора. Әллә урлаган кешенең йокысы тынычтыр диеп уйлыйсызмы? Бәләкәй генә гаделсезлеге өчен, үкенгәннән, гафу үтенгәннән соң да еллар буе күңеле белән бимазаланып йөрүчеләрне күреп беләм.
Фикерем башкада, көн темасы буларак каләмгә чорнала да тора гына замана проблемасы, фәлсәфәсе. Югыйсә, сүземнең йөреше конкурстагы гаделлеккә бәйле иде. Бу конкурста катнашучыларга, кулымны күкрәгемә куеп шуны әйтәсем килә, ул бик гадел үтте- килгән тамашачы алдында намусыбыз чиста. Катнашканнар сүзләремне хупларлар, чөнки барысын үз күзләре белән күреп тордылар. Җинүчеләрне ихласлыкта билгеләүче- бакча яшендәге самими күңелле балалар, аларга залдан ярдәмгә килүче Гәүхәрия апабыз бернинди хилафлыкка урын калдырмадылар шул. Инде килеп, төп җиңүчеләребез- Нурия апа белән Газыйм абый Вагыйзовлар турында да берничә сүз белән тәгьриф итүне мәслихәт санадым. Әйе, Алар чыннан да минем укытучыларым. Икесе дә иң энергияле чакларында безгә белем бирделәр. Начар белем бирделәр димәс идем, 120 бала чыгарылышыбыз белән без аларга әле дә зур рәхмәт вә ихтирам хисләрендә яшибез. Әйе, Газыйм Вагыйзов күп еллар газетабызның актив хәбәрчесе булып торды. Тәрбия, әхлак темаларына ул язган саллы- саллы мәкаләләрне укучыларыбыз яхшы хәтерлидер әле. Бүген инде лаеклы ялда алар, икесе дә дин юлында, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Әлеге конкурсыбызда бәхет аларга елмайды. Бәхет эше, нишлисең?!
Бу уңайдан, хатирәләр сандыгында сакланган ике очрак искә төште дә куйды. Студент вакыт. Төзүчеләр отряды белән эшләрне тәмамлап тулай торакка кайтып төштек. Акча байтак. "Вузовец" кинотеатры сагындырган, ул чакларда кинога йөрү бик "модада" иде. Дустым Радик белән каникулга китмичә тулай торакта яшәп калган Себер кызы Светлананы алдык та кинога киттек. Чордашларым хәтерлидер, ул вакытларда Казанның үзәгендәге җир асты юлында "Спринт" лотореясе саталар иде. "Бай кавалерлар" буларак, Светланага ике бүләк ясадык. Ә ул бик исе китмичә генә, болай да артык сабыр, безнең бүләкләрне кино дәвамында бармакларында уйнатып чыкты. Кино бетеп кайтыр юлга чыккач та, серне ачарга бик ашыкмады. Бары тик бүлмәсенә чакырып безне чәй белән сыйлаганнан соң гына, онытыла төшкән лотореяны тикшереп карарга булды: "Егетләр, Москвич, өч мең биш йөз сум ", - дип әйтеп салмасынмы? Шулай итеп, Светлананы машиналы иттек без. Бәхет эше, нишлисең?!
Икенче очрак бүлмәдәшем- башкорт егете Хәлил белән булды.Укудан тыш вакытларда "шабаш" (вагон бушатабыз, кизү торабыз) эшлибез- акча бар! Пачкасы белән 30 тиенлек лоторея алырга шабаштан өлеш чыгарабыз. Бу юлы да бер- берартлы ике пачканы алдык. Кайсыбызга -кайсы тияр? Үзебезчә сайладык та, чемоданнарга урнаштырдык. Хәлил өлешенә "Жигули" машинасы чыкты. Шул ук елны аның "сөйгәне"- Миләүшә дә лотореяга машина отты. Озак көттермичә генә өйләнешеп тә куйдылар. Алар белән күрешкәндә бу бәхет очрагы турында да еш искә алгалыйбыз. Бәхет эше, нишлисең?!
Сүземнең азагын башка фикердә тәмамлыйсым килә. Чын бәхет - ул бәхетле икәнлегеңне тоеп яшәүдер, мөгаен. Тик, һәркемнең бу турыда үзенчә фикерләргә, уйларга тулы хакы бар.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев