28 августта "Вместе с Президентом" җәмәгать хәрәкәте республика көненә багышлап үткәрелгән "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республикасы Көне белән" балалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.
Конкурс балалар открыткаларына эскизлар ясау буенча оештырылган иде. Анда җиңүчеләргә Татарстан символикасы бүләк наборлар тапшырылды. Шунысын искәртеп үтик, "Вместе с Президентом" хәрәкәте бу елның апрелендә республикабызның барлык җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында "Без булдырабыз! Без бергә" Мы можем! Мы вместе!" форумында оешкан иде.
Аның максаты-Республика Президент программаларын һәм башлангычларын яклап, хуплап татарстанлыларны конкрет эшләргә туплау, берләштерүдән гыйбәрәт.
Бүгенге көндә әлеге хәрәкәтнең филиаллары республикабызның барлык районнарында үзләренең эшчәнлекләрен җәелдерделәр. Хәрәкәт активистларының һәр көнне 150 дән артык чараларда катнашуы, моның ачык мисалы булып тора.
Бу уңайдан районыбыздагы "Вместе с Президентом" хәрәкәте филиалы активистлары да шактый күләмле эшләр башкаралар, үзләрен игелекле бердәм гамәлләре белән сөендереп торалар.
Вазыйх Фатыйхов.
Тулысынча газетабыздан укый аласыз.
Фото редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев