Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мөхәррир сүзе

Балык Бистәсендә яшь гаиләләрне тораклы итү программасы эшли

Мәгьлум булганча, соңгы елларда республикабызда Рөстәм Миңнеханов башлангычында гамәлгә куелучы дәүләти программаларның саны инде 30 дан артып китте.

Аларның кысаларында башкарылган эшләр, барлыкка килгән обьектлар, нинди генә яшьтәгеләрне, социаль катламдагыларны, гомумхалыкны сөендерми икән?! Районыбыз да , шөкер кылыйк, бу уңайдан колачлы төзелешләр тормышы белән яши. Яшь гаиләләрне тораклы итү программасына гына күз салыйк, үткән биш елда гына да районыбызда 133 яшь гаилә яңа йортларга- квартираларга хуҗа булганнар.
-Алдагы елларда яшьләребез өчен "Авылны социаль үстерү", "Яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү" программалары эшләп килсә, узган елдан башлап " 2014 елдан 2020 елга кадәр авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү" программасы гамәлгә керде. Инде программаның соңгысы буенча гына да 50 дән артык гаилә тораклы булырга өлгерделәр,-ди район башкарма комитетының архитектура бүлеге белгече Татьяна Гайнетдинова.
Татарстан регионнар арасында ятим балаларны беренчеләрдән булып үз куенына, ышыгына алучы төбәкләрнең берсе. Моның ачык мисалына да районыбыз чынбарлыгында инана алабыз. Үткән өч елда әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм 8 бала төрле шәһәр-районнарда квартира алдылар. Әйдәгез алар хакындагы тулырак мәгьлуматны район башкарма комитетының опека бүлеге начальнигы Гүзәлия Багаутдиновадан ишетиек:
-Әлеге категория кешеләребезне кайгырту юнәлешендә Татарстан Республикасының Законы, Министрлар Кабинетының карары, Фән һәм мәгариф министлыгының приказы бар. Шул нигездә, әти-әни тәрбиясеннән калган балаларны кайгырту район җитәкчелегенең күз уңында. Аларның берсе генә дә игьтибар үзәгеннән төшкәне юк. Әйтиек, Әлфия Ганихинага республика бюджетыннан 910 мең сумнан артык субсидия бүлеп бирелде. Ул сертификатка район үзәгеннән яңа кирпеч йорттан квартира сатып алды. 2013 елда исә күзе буенча инвалид Анна Красовская Казан шәһәреннән квартиралы булды. Узган ел тагын шундый алты гаиләгә "торак бәхете" елмайды. Алар Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләрен сайладылар. Шуларның берсе, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Айсинә Шарифуллина белән элемтәгә кердек.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото redr@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: программасы гамәлгә керде