Безнең Татарстаныбызда 30 уникаль президент программасы эшләп килә. Шуларның берсе-"Балалар бакчалары төзү".
Әлеге программа кысаларында төзелгән объектларны ачу тантаналары кабатланып кына тора. Балалар күгендәге кояш әле бер районда, әле икенчесендә кабына.
Олы бәхетнең соңгысы Яр.Чаллы шәһәре өлешенә туры килде. Аны ачуда Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе катнашты. Тиздән безнең районда да үзәктә яңа бакча 80 балага үзенең ишекләрен ачачак. Соңгы биш елда Татарстанда 118 яңа балалар бакчасы төзелгән, 100 дән артык мәктәпкәчә учреждениедә ремонт эшләре башкарылган. Шул исәптән, районыбызда да дүрт ел эчендә бу юнәлештә шактый күләмле эшләр башкарылды. Төгәлрәк саннарда сүзебезне дәвам итү максатында, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Данис Низамовка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
-Чыннан да, әлеге республикакүләм проект кысаларында башкарылган эшләребез байтак. 2011 елда, район үзәгендә, халык телендә "Поле чудес" дип аталган җирдә 80 урынга яңа балалар бакчасын сафка бастырдык. Республикабыз бюджетыннан финансланучы бу объект 45 миллион сумга якын бәягә төште. Шул ук елны 2 номерлы Балык Бистәсе мәктәбендә дә 25 урынга өстәмә группа балалар бакчасын ачтык. Узган ел исә шундый бинаны Урахча авыл җирлегендә файдалануга тапшырдык. Быел исә агроколледж янәшәсендә янәдән 80 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелә. Без аны Республика көне алдыннан ачарга планлаштырабыз.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы.
Нет комментариев