Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Республикакүләм конференциядә катнашучылар:Үзеңнең эшеңне күрсәтәсең, башкаларның ничек эшләгәнен күрәсең"

2019 елның 12 декабрендә Котлы-Бүкәш урта мәктәбендә Татарстан мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге, Казан федераль университеты, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге тырышлыгы белән оештырылган «Экологик һәм географик белем концепциясен тормышка ашыруда төбәк компоненты» темасына багышланган төбәк фәнни-методик конференция булып узды.

Конференциягә республикабызның Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Мамадыш районнары, Казан каласы мәктәпләре укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, Казан федераль университеты, Чаллы педагогия университеты галимнәре катнашты, чыгышлар ясады.

Конференциянең пленар өлешен Балык Бистәсе мәгариф бүлеге җитәкчесе Садиков И.М. котлау сүзе белән ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында Котлы-Бүкәш урта мәктәбе бу конференцияне уздыруга лаеклы дип билгеләп үтте. Чөнки бу мәктәптә экологик һәм ватанпәрвәрлек тәрбиясе буенча бик күп эш алып барыла, алар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, география, биология, экология фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, алдынгы урыннарга ия булдылар. Шулай ук

Котлы-Бүкәш урта мәктәп директоры Сәләхиев Н.Ю., Яңа-Арыш урта мәктәп директоры Нәбиуллин Д.Х., Балык Бистәсе 2 нче номерлы урта мәктәп география укытучысы Ермолаева С.Г. Балык Бистәсе мәгариф оешмаларында экология һәм география фәннәрен укытудагы, дәрестән тыш чараларында кулланыла торган алдынгы эш алымнары һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идәрәсе өлкән белгече Галлямов И.М. укучы баларның табигатьне саклау һәм законсыз чүплекләрне барлауда зур ярдәм күрсәтүләрен билгеләп узды.Рус география җәмгыятенең Татарстандагы яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрхуллин Р.Ш. барлык катнашучыларны кайнар тәбрикләде һәм экология һәм географиядә белем бирүдә фенологик күзәтүләрнең әһәмиятенә тукталды. Рәсәйнең атказанган сәяхәтчесе Замалетдинов И.В. туризм һәм экскурсияләрнең бүгенгесе көндә яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә бик зур роль уйнавын азссызыклап үтте.

Якташыбыз, язучы, тарихчы Нурулла Гариф исә бүгенгесе көндә мииләтебезнең киләчәге аяныч хәлдә булуына һәм без барыбыз да бердәм булып телебезне, динебезне, тарихыбызны, туган җиребезне саклап калу өстендә бик ныклап эшләргә кирәклегенә тукталды.

40 тан артык биология, география, химия, тарих, рус теле, башлангыч сыйныфлар, тарих, җәмгыять белеме укытучылары өч секциягә бүленеп эшләделәр.

«Укучыларда социаль җаваплылык, ватанпәрвәрлек, экологик белем тәрбияләү» дигән секция эшендә химия, биология, тарих, рус теле, башлангыч сыйныфлар, тарих, җәмгыять белеме укытучыларын берләштерде. Бу – дөрес тә. Мисал өчен, җәмгыять белеме дәресләрендә экология мәсьәләсенә кагылышлы темалар байтак. Әйтик, «Кеше, җәмгыять, табигать», «Кеше – биосоциаль зат», «Экологик хокук», «Хәзерге дөньяның глобаль проблемалары» – шушыларның берничәсе генә. Рус теле укытучылары язучыларның экологик темага кагылган әсәрләрен анализлады, мисаллар китерде. Алда санап кителгән фән укытучыларының экологик теманы читләтеп үтә алмаслыгы болай да көн кебек ачык.

“Пространстволы фикерләү сәләтен үстерү һәм тирә-якны танып белүдә фәнни методларның нигезләрен куллану” дигән секциядә фән кандидатлары белән бергә, нигездә, география укытучылары шөгыльләнде.

«Экологик тәрбия бирүдә дәрестән тыш чаралар мөмкинлеген файдалану» (мәктәп туристик походлары, экскурсияләр, экспедицияләр, табигый фәннәр буенча практикумнар һ.б.) секциясендә башлангыч сыйныфлар, фән укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары туристик походлар, экскурсияләр, экспедицияләрне ничек оештырулары, табигать фәннәреннән практика, проект, тәҗрибәләр уздырулары турында фикер алышты.

Һәр секция җиңүчеләрне билгеләде:

1 нче секция. «Укучыларда социаль җаваплылык, ватанпәрвәрлек, экологик белем тәрбияләү»

1 нче дәрәҗә Диплом - Габдрахманов Р.Ф., Лаиш муниципаль районы Б.К.Кузнецов исемендәге Советлар Союзы Герое 2 нче номерлы Лаиш урта мәктәбе география укытучысы;

2 нче дәрәҗә Диплом – Валеев И.М., Котлы-Бүкәш урта мәктәбе биология укытучысы; Шәмсевәлиева Г.М., Котлы-Бүкәш урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы; Константинова Л.С., Мамадыш муниципаль районы Усали урта мәктәбе тарих һәм тәмгыять белеме укытучысы;

3 нче дәрәҗә Диплом – Маликова Н.В., Зур Мәшләк урта мәктәбе география укытучысы; Токранов В.Г., Түбән Тегермәнлек төп мәктәбе бмология һәм химия укытучысы; Шакирҗанов И.Г., Мамадыш муниципаль районы Уртакирмән урта мәктәбе география укытучысы.

2 нче секция. “Пространстволы фикерләү сәләтен үстерү һәм тирә-якны танып белүдә фәнни методларның нигезләрен куллану”

1 нче дәрәҗә Диплом – Хөснетдинова Л.Р., Олы Елга урта мәктәбе география укытучысы;

2 нче дәрәҗә Диплом – Ермолаева С.Г., Балык Бистәсе 2 нче номерлы урта мәктәп география укытучысы; Каримуллин Ф.Г., Юлсубино төп мәктәбе география укытучысы;

3 нче дәрәҗә Диплом – Талакова Н.М., Балык Бистәсе 2 нче номерлы урта мәктәп биология укытучысы; Хабибуллина Г.А., Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе Олы Көл филиалы география укытучысы;

Хабибубллина Л.В., Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе география укытучысы;

3 нче секция. «Экологик тәрбия бирүдә дәрестән тыш чаралар мөмкинлеген файдалану» (мәктәп туристик походлары, экскурсияләр, экспедицияләр, табигый фәннәр буенча практикумнар һ.б.)

1 нче дәрәҗә Диплом – Закирова Л.М., Котлы-Бүкәш урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы;

2 нче дәрәҗә Диплом – Ибраһимова Н.Р., Шомбыт урта мәктәбе география укытучысы; Шакиров Н.Н., Котлы-Бүкәш урта мәктәбе география укытучысы; Нәбиуллина Г.Г., Яңа-Арыш урта мәктәбе химия һәм биолгия укытучысы;

3 нче дәрәҗә Диплом –Шәмсевәлиева И.Т., Күгәрчен урта мәктәбе химия һәм биология укытучысы; Ахметшин Ф.Ф., Күки төп мәктәбе география укытучысы.

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы яшьләр бүлеге Фәрхуллин Р.Ш.

тарихыбызны өйрәнүдә һәм саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен якташларыбыз Нурула Гарифка, Габдрахманов Ильфарга, Ләйлә Гыйльмуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Мондый конференцияләр – укытучыларга тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, аралашу өчен киң мәйдан. Үзеңнең эшеңне күрсәтәсең, башкаларның ничек эшләгәнен күрәсең. Нәкыйф Юныс улы Сәләхиев җитәкләгән Котлы- Бүкәш урта мәктәбе үзенең җылы атмосферасы, конференциянең оештырылышы, укучылар көче белән әзерләнгән күргәзмәсе, бай тарихы, шул тарихны чагылдырган музее белән ошады”, дип рәхмәт белдерде һәм конференциянең дәвамлы булуын теләде. Үсәли урта мәктәбеннән килгән кунагыбыз Константинова Л.С.

Нәкыйф Сәләхиев,

Котлы-Бүкәш урта мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса