“Үзем салган юл буйлап”
"Тормыш юлымны үзгәртергә туры килсәме? Берни үзгәртмәс идем, шул ук эздән, сукмактан барыр идем". Үзенә ышанган һәм һәм үзен чын бәхетле итеп тойганнар гына әйтә аладыр бу сүзләрне.
Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурҗиһан Исмәгыйловадан ишеткән әлеге сүзләргә гаҗәпләнмәдем дә кебек. Очкын сибеп торган күзләре бәхеткә ишарәләсә, эшендәге дәрәҗә-уңышлары хезмәтен яратып башкарганлыгын раслый түгелме соң?
Эш турында сүз башладыкмы, иң элек ул мөгаллимә буларак тәүге хезмәтенә юл салган Каз.Чаллы мәктәбен искә ала.
-Ул мәктәп минем өчен өр-яңа дөнья булып ачылды. Мөгаллимәлек итүнең җаваплылыгын, дәрәҗәсен аңладым. Укучыларның самимилек белән төбәлгән күзләренә ышаныч тудыру өчен үземә дә тырышырга кирәклеген тойдым. Укучылар каршында гына түгел, авыл халкы алдында да сынау тотуым иде бу минем.
Өч ел эшләү дәверендә шактый уңышларга ирешә Нурҗиһан Әхәт кызы. Ул җитәкләгән 5 сыйныф укучылары өлгереш ягыннан да, җәмәгать эшләрендә актив булулары белән дә макталалар. Бергәләп куйган хезмәтнең нәтиҗәсе әнә шулай уңай бәяләнә.
Үткәннәргә күз атуым юкка түгел. "Нәкъ менә шул елларда үземне укытучы буларак күрдем мин",-ди язмам герое. Соңрак, район мәгариф бүлегендә методист булып эшләгәндә дә, күңеле мәктәпкә, укучыларга тартыла аның. Түзми, 1995 елда янәдән яраткан хезмәтенә-Балык бистәсе икенче мәктәбенә эшкә килә ул. Һәм бүгенгәчә шул хезмәтендә Нурҗиһан Исмәгыйлова. Дистәләрчә елларга ялганган укыту дәверендә аның укучылары район, республика күләмендә узган фән олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, җиңүчеләр булалар. 2011 елда Диләрә Шириязданова мәктәп күләмендә узган "Киләчәк безнең кулда" фәнни-гамәли конференциядә өченче урынны алган булса, узган уку елында Рөстәм Шәмсетдинов белән Алинә Башированың республика фәнни-гамәли конференцияләрдәге эшләре югары бәяләнә. Болары әле соңгы берничәсе генә.
Фәрвәз Каюмова.
(Тулырак язманы газетабызның киләсе саннардан укый алырсыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев