Югары Тегермәнлек мәктәбендә Вакыйф Нуруллин өчен тавыш бирәләр( фотолар)
Әлеге мәктәптә узган район семинарында катнашучы укытучылар төркеме чара башланыр алдыннан язучы якташыбыз Вакыйф Нуруллинның Габдулла Тукай премиясенә тәкьдим ителүе уңаеннан " Ихлас фикер" дигән әдәби сәгать үткәрделәр.
Ул шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, " Татарстанның атказанган укытучысы" Рамазан Кабиров инициативасы белән оештырылды. Әдәби сәгать бик җылы аралашу шартларында узды, һәркем язучының иҗатына карата үз фикерен җиткерде. Алар Вакыйф Нуруллинның бу дәрәҗәгә инде күптән лаеклы булуын күп тапкырлар искәртеп уздылар. Күмәк фикергә киленде: әлеге тәкьдим ителүне яклауйөзеннән Татарстан мәдәният министрлыгына бердәм хуплау Хаты юлларга булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев