Узган атнада Балык Бистәсе гимназиясендә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясе, "Умай" Идел буе гаилә академиясе" балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре сәркатипләре белән семинар-уку үткәрделәр.
Семинарның темасы "Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлегендә медиатив-торгызу технологияләре" куллануга багышланган иде.
-Семинарның Балык Бистәсе җирлегендә үткәрелүе очраклы түгел. Районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе республикада алдынгылардан санала. Уртаклашырдай тәҗрибәләре дә бар. Комиссия сәркатибе Валерий Токранов та актив тормыш позициясе белән аерылып тора,-диде республика комиссиясе сәркатибе Илсөяр Гарифуллина.
Комиссияләр эшчәнлегендә медиатив-торгызу технологияләрен, гаилә белән эшләүдә системалы принципларны куллану кебек яңа методларны кертү-сынау өчен республикада өч эксперименталь мәйданчык булдырылган. Шуларның берсе Балык Бистәсендә. Кураторы районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Валерий Токранов.
Семинар-укуга якын-тирә районнардан, Казан шәһәреннән 15 сәркатип килгән иде. Аның эшендә районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары да актив катнаштылар.
Юристлар теле белән әйтсәк, медиация-бәхәс һәм конфликтларны көйләүнең альтернатив ысулы. Бу ысул алга киткән Европа илләрендә, АКШта узган гасырның 70 нче елларыннан ук актив кулланыла. Ә Россиядә бары тик 90 еллардан гына үсеш алды. "Умай" Идел буе гаилә академиясе" генераль директоры Татьяна Леонтьева балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эшендә медиатив-торгызу технологияләр куллануның төп принциплары белән таныштырды. Аның асылы-хокук тәртибе бозган үсмерләрне тәрбияләүдә, дөрес юлга бастыруда дәүләт учрежденияләренең һәм гаиләнең мөмкинлекләрен, көчләрен берләштерү. Ә хәзер еш кына баласы тәртип бозып комиссия каршына баскан ата-ана комиссия әгъзаларын "дошман" итеп, җәза бирүче, штраф салучы итеп кабул итә. Шуңа да яңа концепция буенча гаилә белән тигез дәрәҗәдә әңгәмә алып бару, уртак фикергә килү, гаилә белән дәүләт учреждениеләре арасында килеп туган бәхәсләрне чишүнең альтернатив юлларын табу максат итеп куела.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.
Фото: архивтан алынды.
Нет комментариев