Яңа Арыш мәктәбенең Энҗесе-Энҗеләрнең дә Энҗесе
Яңа Арыш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Галимова Энҗе үзенең уңышлары белән шаккатырып кына тора.
Күптән түгел генә ул яшь язучыларның Бөтенроссия бәйгесендә катнашып II дәрәҗә Дипломга һәм 6 мең сумлык сертификатка ия булды. Әле бер ай элек кенә Энҗе химия фәне буенча республика олимпиадасы призеры буларак танылган иде. Фән олимпиадаларының район этабында исә, ул биология, татар әдәбияты, җәмгыять белеменнән - җиңүче булып, химия, тарих фәннәреннән призлы урыннарны яулап танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев