Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Уңышлар сиңа, Дилбәр!

Районыбызда мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортларына кергән һәм фәнни эш белән шөгыльләнгән укучыларыбызның арта баруы мактауга лаеклы. Балык Бистәсеннән Дилбәр Җәләлова әнә шуларның берсе.

Дилбәрнең фәнни эшләр белән кызыксынуы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының икенче курсында укыганда башлана. Тырышлыгына үҗәтлек тә үрелгән, акыллы булуына тыйнаклык сыйфаты да өстәлгән кызга педагоглар зур өметләр баглыйлар. Бүген инде бәяләнгән уңышлары да байтак.
Фәнни конференциядә тәүге кат катнашуы 2013-2014 нче уку елында була Дилбәр Җәләлованың. "Студентларның иң яхшы фәнни хезмәте" Бөтенрәсәй конкурсында катнаша ул. Белем офыгы аның алдына тагын да җәелә, ачыла төшә. Сочи шәһәрендә узачак конференциягә чакырылуы исә аңа яңа мөмкинлекләр бирә. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән студентлар белән аралашу фәнгә омтылышын көчәйтә, ныгыта. Конференция узган залдан сәхнәгә күтәрелеп лауреат Дипломы алу Дилбәр өчен иң дулкынландыргыч мизгел булса, әтисе Рамил, әнисе Илсөяр күңеленә үзгә куаныч, олы горурлык өсти.
2014-15 нче уку елында Татарстан Республикасы югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары арасында "Иң яхшы фәнни тикшеренү эше" конкурсында курс эшләре белән катнашып Мактау кәгазе белән бүләкләнә Дилбәр.
Узган елның "Транспорт гранты" көзге конкурсында исә җиңүгә лаек була ул. Технология һәм социология атналыгы кысаларында һөнәри белем бирү юнәлеше буенча бакалаврлар арасында үткән олимпиадада янәдән беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. Шулай ук 2015 елда студентларның VII нче Халыкара электрон-фәнни конференциясендә күләмле хезмәте өчен беренче призлы урынга лаек була, сертификат тапшырыла. Тагын шунысы да бар, әлеге югары уку йортыннан фәнни эш белән шөгыльләнүче бердәнбер студент ул.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Кәюмова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фән