Уку йортларында «урак өсте»: бюджет урыннары кимегән, бәяләр арткан
Узган атнада югары уку йортларында абитуриентларның документларын кабул итә башладылар. Быел Татарстанда барлыгы 14,5 мең укучы мәктәпне тәмамлады. Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы кабул итү кампаниясенең яңалыклары турында сөйләштеләр. Республиканың югары уку йортларында 15 мең 806 бюджет урыны каралган.
"Бу узган ел белән чагыштырганда 1,5 процентка кимрәк", - ди Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Быел белгечлек юнәлешенә - 1247, магистратурага - 5 мең 252 , бакалавриатка - 9 мең 307 кеше кабул итәчәкләр. "Мәгълүмат технологияләре", "химия", "электроника, радиоэлектроника һәм системалар", "физик тәрбия һәм спорт" кебек юнәлешләргә урыннар артса, гуманитария өлкәсендә, киресенчә, «тел һәм әдәбият", "сервис һәм туризм", "архитектура", "икътисад һәм идарә", "юриспруденция" белгечлегенә урыннар киметелгән.
Төп яңалыкларның берсе - быел Казан федераль университетында түләүле бүлектә белем алучылар өчен бәяләр арткан. Университетның беренче проректоры Рияз Минзарипов әйтүенчә, университеттан белгеч булып чыгу өчен, студентларга елына кимендә 102 мең сум түләргә кирәк булачак. Сүз уңаеннан, былтыр бу сумма елына 64 мең сум гына булган. Хәзерге вакытта КФУга инде 2 меңнән артык гариза кабул ителгән. Мәктәпләрдә аттестатлар әле узган атнада гына тапшырыла башлады. Документ бирүчеләр киләсе көннәрдә тагын да артыр, мөгаен. Гадәттәгечә, рейтинг буенча иң кыйммәтле белгечлек - теш табибы. КФУда инглизчә белем бирә торган стоматология бүлегендә уку елына 450 мең сумга төшә.
Икенче яңалык - Казан илкүләм тикшеренү технологияләр университетында (КХТИ) яңа ректор - Сергей Юшко. Быел анда читтән торып уку бүлегендә магистратурага 21 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 600 бюджет урыны исәпләнә. Ректор Йосыф Якубов әйтүенчә, биредә уку зур тырышлык сорый. "Студентның спорт өлкәсендәге казанышларына гына карамыйбыз, яхшы укыганга игътибар бирәбез", - ди ул.
Казан дәүләт төзелеш-архитектура академиясендә татарча уку мөмкинлеге дә бар.
Быелдан физик мөмкинлекләре чикләнгән абитуриентлар өчен укырга керү таләпләре гадиләштерелгән. Хәзер алар уку йортының кабул итү комиссиясенә медицина социаль-экспертиза нәтиҗәсе урынына, инвалидлык турында белешмә генә тапшыра ала.
Тагын бер хәбәр - Россиянең Илкүләм гвардия хәрбиләре һәм аларның балалары югары уку йортына ташлама белән кабул ителүчеләр исемлегенә кертелгән. Ә менә Кырымнан килгән студентларга ташламалар бетерелгән. Алар башкалар кебек үк БДИ нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.
Республикада 24 югары уку йорты һәм 20 филиал исәпләнә. Шуларның 30га якыны дәүләтнеке. Югары уку йортларында документлар кабул итү 20 июньнән 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Укырга кергәннәрнең тулы исемлеге 8 августта билгеле булачак. Һәр абитуриент берьюлы биш уку йортына өч юнәлеш буенча документ тапшыра ала.
http://matbugat.ru/news/?id=19260
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев