Тәрбия-белем йортларында коррупция күренешләре белән бәйле шау-шулар һәр уку елы башында туып тора. Әмма быел сентябрь-октябрь айларында күзәтелгән хәлләр чебеннән фил ясауны хәтерләтте. Ата-аналардан көчләп акча җыярга ярамавы болай да һәркемгә мәгълүм кагыйдә кебек. Әмма министрның һәр уку йортына таратылган бу хактагы күрсәтмәсе зур яңалык булды, күрәсең.
Белүебезчә, ата-аналардан акча җыю тәртибен инде берничә ел җайга салырга омтылалар. Баштарак балалар бакчасына, мәктәпкә "үз теләге" белән булышырга теләгән ата-аналардан имзалар җыеп маташтылар, аннары хәйрия акчаларын махсус счетларга күчерү рәвешендә генә эш итү турындагы карарлар булды. Әмма берәүгә дә сер түгел: мәҗбүриләп акча җыю рөхсәт ителмәсә дә, мәгариф тармагын мондый күренешләрдән бу рәвешле генә коткара алмадылар.
Тәрбиячеләр, укытучылар бу эштән читләште үзе, әмма аларның урынын ата-аналар комитеты алды. Үзебезнең балаларга кирәк дип, гадәттә, үзен-үзе рәис итеп куйган ата-ана ел саен сыйныфка әле бер җиһаз, әле икенчесен сатып алырга үгетли, укытучыларга, директор урынбасарына, директорга бәйрәм саен кыйммәтле бүләкләр сатып алдыртып, үз "абруен" күтәрә. Башка ата-аналарның матди хәле, мөмкинлекләре турында сорап торучы юк. Күпләр исә, үз баласына мөгамәлә үзгәрүдән куркып, ничек кенә булса да мәктәпкә "ярдәм" күрсәтергә тырыша.
Шулай да соңгы елларда мәгариф учреждениеләрендәге вәзгыять белән килешмичә, акча җыюларга каршы чыккан ата-аналар арта бара. Ике ай эчендә Казан хокук яклау үзәгенең "кайнар элемтә"сенә 500дән артык шикаять кабул ителгән. Нигездә, Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре, Арча, Балтач, Сарман, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр зарланган. Балалар бакчасына йөрүче, мәктәп яшендәге балалары булган әти-әниләр эш дәфтәрләре, җыештыручы, каравыл хезмәте, уенчык, хуҗалык кирәк-яраклары, җиһазлар сатып алу өчен акча җыюга карата ризасызлык белдергән.
Шул ук вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мондый зарлар белән азрак мөрәҗәгать итәләр. Ел башыннан бирле бу идарәгә нибары 61 шикаять кабул ителгән. Акча җыюлар буенча мөрәҗәгать итүчеләр санындагы шундый аерманы аңлатуы бик җиңел. Әти-әниләр хәзер "кыюрак" булса да, күпләр барыбер күзәтчелек органнары аша эш итүдән шүрли. Алар моны үз балаларына начар йогынтысы булыр дип уйлый. Шуңа да иҗтимагый оешмаларга күбрәк ышана.
Мәктәптәге проблемаларны әти-әниләр хисабына хәл итәргә ярамый, дип министр быел законсыз акча җыюны тыярга дигән боерык чыгарды. Акча әйләнешен ата-аналар комитетлары аша да туктату бурычы куелды. Әмма бу күрсәтмә, белүебезчә, шау-шу уятты. Дөресен генә әйткәндә, бу тырнак астыннан кер эзләүне хәтерләтте. Шулай булмыйча соң, хәзер "койрыкларны кысарга" туры киләчәк - һәр ата-анадан бәйрәм саен бүләкләргә меңәр сум акча җыю ("элиталы" мәктәпләрдә шулай икән), ел саен ремонт ясату, яңа җиһазларны тагын да яңаракка алыштыруны әти-әниләр җилкәсеннән төшерергә телиләр бит.
Башкасына бәйләнер әйбер тапмагач, укучыларны хәзер мәдәни чараларга йөртеп булмый дип бәхәс куптардылар. Гамәлдә исә, сүз балаларны театр-музейларга ирексезләп алып бармау турында гына бара иде. Бу эштән дә мәктәпләрне читләштереп, аны ата-аналар ихтыярына калдырырга теләделәр. Билгеле, матди мөмкинлеге булган кеше баласын мәдәни агартуга болай да каршы түгел. Әмма министр хатындагы нәкъ менә шушы өлешне «аңлап бетермәделәр». Нәтиҗәдә, бу көннәрдә министр яңадан балаларны мәдәни чараларга йөртү тәртибен ачыклап, бакчаларга, мәктәпләргә яңа регламент таратырга мәҗбүр булды.
Татарстан Президенты идарәсенең Коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов сүзләренчә, һәр күрсәтмәне тиешенчә кабул итә белергә - абсурд дәрәҗәсенә җиткермәскә кирәк. Ата-аналардан акча җыярга ярамый дигән сүзне балаларны чиста су белән тәэмин итеп торырга да рөхсәт ителми дип аңлау акылсызлык. Берәр бай кеше уку йортына хәйрия ярдәме күрсәтеп, игелек эшләргә тели икән, моңа да киртәләр юк, билгеле.
Тырнак астыннан кер эзләп...
Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыюны тыю турындагы хаты зур бәхәсләр тудырды. Берәүләр бу күрсәтмәне балаларны мәдәни чараларсыз калдыру дип кабул итте, икенчеләре хәзер балаларга эчәргә су сатып алырга да ярамыймы инде дип борчылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев