Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Түбән Тегермәнек мәктәбендә Барый Шәвәлиев истәлегенә мемориаль такта куелды (ФОТО)

Батырлык үрнәге мәрмәрләрдән кайтавазлана

-Тиңдәшсез батырлыклары белән илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшкән якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк,-диде ачу тантанасында район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков.

Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое Александр Мотросов батырлыгын кабатлап, күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган якташыбыз Барый Шәвәлиев кыю, батыр йөрәкле булган. Мәктәптә ул яхшы укуы, физик яктан нык булуы һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнашуы белән дә нык аерылып торган. Боларның барысы турында укучыларга тыл батыры, Барыйның бер туган энесе Габделвәли абзый белән сеңлесе Рәхилә апа сөйләделәр. Рәхилә апа әле 7 нче сыйныфта укыганда укытучысының Барый Шәвәлиев иншасын мактап сөйләүе хакындагы истәлекләре белән дә уртаклашты. Иншада бер генә дә хәреф хатасы юк иде, тыныш билгеләре дә урынында. Бишле билгесе куйганнар аңа,-диде ул.

Бу чарада укучылар авыр сугыш елларын гәүдәләндергән күренеш тәкъдим иттеләр, шул елларда популяр булган җырлар башкардылар. Мәктәп китапханәсендә Барый Шәвәлиев турындагы тарихи истәлекләр белән таныштылар. Биредә аның мәктәп елларында төшкән фотосүрәте һәм СССР кораллы көчләре дәүләт архивыннан Барый Шәвәлиевның батырлыгын раслаучы документның күчермәсе дә урын алган.

Идрис Аметов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев