Республикада коррупциягә каршы көрәш төрле чаралар ярдәмендә алып барыла.
Өлкәннәр арасында гына түгел, балаларга да кечкенәдән бу начар гадәтне булдырмау турында аңлату эшләре үткәрелә. Шушы көннәрдә Олы Елга мәктәбе базасында оештырылган "Сәйлән" балалар лагерына Казан шәһәренең "Академия творческой молодежи" үзәгеннән бер төркем кунаклар килеп төште. Үзәк мондый очрашуларны балалар белән актив рәвештә еш оештыра икән. "Балалар кечкенәдән үк начарлык һәм яхшылык турында белергә тиеш.
Коррупция күренеше күптәннән бар. Әмма балаларга аңлату эшләре алып барылмады. Бүген без КВЕСТ уенын тәкъдим итәбез. Шушы уен нигезендә сорауларга җавап биреп, бәйгедә катнашып, алар аның начар күренеш икәнен аңларга тиешләр",-диде кунакларның берсе Элвира.
Лагерьга йөрүче балалар командаларга бүленеп исем һәм девиз уйлап таптылар. Аннан алар берничә төр ярышта катнашып баллар җыярга тиеш булдылар. Коррупцияне нәрсә икәнен аңлата башлагач, укучылар бертавыштан: "Бу дөрес күренеш түгел. Алай эшләргә ярамый",-дип җавап бирделәр.
Шуннан соң уенның төп өлешенә күчтеләр. Аларга коррупция турында бер күренеш уйлап табарга, дүртъюллык язарга, сорауларга җавап эзләргә, оригинал рәсем ясарга туры килде. Һәр ярышка бишәр минут вакыт бирелде. Вакытында биремне үтәгән командага бал өстәлде. Сораулар катлаулы, әлбәттә. Ләкин балалар тырышалар, кызыксынып ярышалар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев