Шигъри мизгел
Вазыйх Фатыйхов Тагын бер ел узды –гомер ага, Кавем барлый кылган гамәлен. Сабантуйга килгән белешергә, Җир-анадан алыр тәгамен.
Ил-уллары салган буразнадан,
Өмет шыткан, әнә, җиремдә.
Горур батыр атлый
мәйдан буйлап,
Бүләк тәкә аның иңендә.
Барлый һәркем
уңыш тәлинкәсен,
Шөкер, шатланырлык ирешкән.
Урыныбыз һәрчак түрдә булыр,
Эшли алсак шушы килештән.
Халкым йөзе балкып, янып тора,
Димәк, яшәвеннән канәгать.
Алга таба тагын Раббым безгә,
Бирсә иде муллык, бәрәкәт!
Сабан туен көтеп ала милләт,
Изге бәйрәм итеп, олылап.
Урыс, чуаш, мари, удмурты да
Бу бәйрәмгә килә бик зурлап.
Кемнәр быел мәйдан тотар икән,
Кемне халык ихлас алкышлар?
Дан-шөһрәткә кемнәр
лаек булыр,
Бәхетле итәр кемне язмышлар?
Көрәшләрдән тора
безнең тормыш,
Сөлге төшә таңнан билләргә.
Без күнеккән халык көрәшергә,
Яшәсәк тә төрле җирләрдә.
Җиңүләрдән генә тормый
көннәр,
Була агы, була карасы.
Арка төшмәс өчен көрәшкәндә,
Илаһи көч тәки табасың.
Нинди генә чаклар булганда да,
Сер бирмисең – меңнәр күзәтә.
Үз милләтең, каның,
җаның өчен,
Йөрәк тибешен дә үзгәртә.
Мәйданнарга чыгып,
батыр калу,
Бабалардан килгән мәртәбә.
Бүген үзем мәйдан уртасында,
Оныкларым чыгар иртәгә.
Көч бирергә
халкың булган чакта,
Нигә көрәшмәскә, җиңмәскә?!
Бергәлектә безнең бар көчебез,
Читтә калу яман бер нәрсә.
Сөлге чыдамыйча өзелгәндә,
Батырларын халык алкышлый.
Кемнең кемлек
халык күз алдында –
Халык күзе һич тә ялгышмый.
Сабан туе бүген авылларда,
Халкым янә мәйдан түрендә.
Бу кайтаваз буыннардан килә,
Аһәң булып, милләт күгеннән.
Җыр-моң, чабыш,
тагын әллә ниләр,
Көрәш булыр барыбер үзәктә.
Милләт исән чакта Сабантуйлар,
Мәңге яшәр безнең йөрәктә!
Безнең милләт
шуңа кыйммәт тә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев