Һәр елны укулар тәмамлануга мәктәп яны лагерьлары үз эшчәнлеген башлап җибәрә.
Шомбыт мәктәбе дә кыңгыраулар чыңы тынарга өлгермәстән, 26 майдан ук җәйге ялга балаларны үзенә дәште. Быел биредә 45 башлангыч укучысы 15 июньгә кадәр ял итте. Укучылар белән вожатыйлар, укытучы-педагоглар шөгыльләнде. Һәр көннең ялы план буенча алып барылу сәбәпле, уеннар, төрле чаралар һәм туклануның төгәл вакыты билгеләнгән.
-Аллага шөкер, ялларыбыз тыныч кына, бик матур үтеп китте,-ди лагерь начальнигы Нәзирә Гыймадиева. -Балалар бик теләп йөрделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлде, шуңа күрә хәвеф-хәтәрләргә юл куелмады.
Монысы, әлбәттә, иң мөһиме. Җәйге кызу көннәрдә балаларны күз уңыннан җибәрү куркыныч. Шуңа да бу чорда контроль аеруча көчәйтелгән. Һәр отрядка җитәкче билгеләнгән. Укытучылар Вәсилә Фәрзетдинова, Елена Юдина, Гөлминкә Мөхәммәтҗанова, Рәсимә Фәхретдинова, Алсу Ризванова һәм өлкән вожатый Резидә Исмәгыйлова һәр чараның үзәгендә балалар белән бергәлектә кайный.
-Безнең максат ял итү генә түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү, сәләтләрен барлау да. Отрядларда үткәрелгән чараларның һәркайсы файдалы шөгыльгә корылды. Авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә булдык, белемнәрне сынау буенча викторина-конкурслар үткәрелде. "Күңелле стартлар", шашка турнирлары спорт белән бәйле булса, "Йолдызлар мәйданы"нда, рәсем сәнгатендә яңа талантларны ачтык. "Гиннес-шоу"да исә укучылар үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Шулай ук 12 июнь-Россия көнендә герб, флаг төсләрен аңлаткан дәресләр дә үткәрелде, "Мастер көне"ндә балалар кәгазь-катыргылардан төрле әйберләр ясадылар, аппликацияләр белән мәшгуль булдылар,-ди Нәзирә Гыймадиева.
Табигатькә чыгу, күлдә балык тотулардан башка нинди җәйге ял булсын инде ул?! "Кояшкай"да да бу чаралар бик күңелле узган. Бергәләп Чыршылы Елга янәшәсендәге аланлыкка, "Изге чишмә" янына, Яңавыл күленә походка барган алар. Рәсүл Фәрзетдинов, Сережа Королев, Ярослав Котельников иң күп балык тотып дусларын гына түгел, укытучы апаларын да шаккатырганнар. Һәр бәйгедә җиңүчеләр аталган, аларга бүләкләр тапшырылган.
1 июнь-Балаларны яклау көнендә үткәрелгән балалар Сабантуе да күңелле мизгелләре белән хәтердә калыр. Яңа Сала белән Чаллыбаш арасындагы матур аланлыкта узган бәйрәмгә Биектау авыл җирлеге советы хезмәткәрләре зур булышлык күрсәткән, кунакка Биектау мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар да килгән. Төрле ярышларда, көрәштә көч сынашкан балалар. Алкышларның иң көчлесе Сабантуй батыры-3 нче сыйныф укучысы Фирзәр Гыйниятовка булгандыр бу көнне, мөгаен. Спорт белән дуслыгын янәдән бер күрсәткән, дәлилләгән ул.
21 көнлек җәйге лагерь әнә шулай күңелле чара-бәйгеләре белән сизелми дә үткән. Соңгы көннәрдә мәктәп бакчасындагы җиләкләрдән дә авыз итәргә өлгергән укучылар. Һәр елны мәктәп директоры Рамил Фәрзетдинов тәүге уңыш белән иң элек лагерьда ял итүче укучыларны сыйлый икән. Быел да сусыл бакча җиләкләре балаларны көткән.
Әйе, никадәр компьютер, интернет заманы дисәк тә, бала күңеле табигыйлеккә омтыла шул. Кояшлы, саф һава үзе үк тәнгә дәва, җанга шифасын бирә. Туган җирнең чәчәкле болын-кырлары, балыклы күл буйлары үсеп җиткәч тә аларны үзенә тартыр, сыендырыр әле.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев