“Салават күпере” балалар бакчасында тагын бер группа ачылды-Фотолар
Бүген "Салават күпере" балалар бакчасында шатлыклы вакыйга.
Анда тагын бер балалар группасы ачылды. Ул өч яшьтән җиде яшькә кадәр 25 балага исәпләнгән. Бакчага быел барлыгы 50 бала йөриячәк. Балаларны бәйрәм белән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлманов, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Резедә Җәләлова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Вера Малакаева һәм ата-аналар килгән иде.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев