"Салават күпере" балалар бакчасында сугыш чоры балалары белән очрашу узган (ФОТО)
"Салават күпере" балалар бакчасы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ел башыннан ук әзерләнә башлаганнар. Балалар һәм әниләре бергәләп рәсем конкурсы оештырган алар.
Дәресләрдә Советлар Союзы геройлары турында сөйләп, сугыш һәм тыл ветераннары кемнәр булуын аңлатып, сугыш чоры балалары турында әңгәмәләр үткәргәннәр. "Китапханә белән обелиск янына экскурсиягә бардык. Балалар бик кызыксынучан. Обелискка ни өчен чәчәкләр куелуын һәм аларның нигә кызыл төстә булуын сорыйлар. Сөйләгәндә игътибар белән тыңлый беләләр. Әти-әниләр күп чаралар үткәрүдә ярдәм итәләр. 23 февральгә багышлап "Минем әти солдат булган" исемле фотостенд эшләгән идек. Балалар монда бик теләп катнаштылар. Апрель ахырында район музеена барырга җыенабыз әле",-ди татар теле белгече Иделия Мәхмүтова.
Әле шушы көннәрдә генә сугыш чоры балалары белән кичә үткәрде алар. Бәйрәмгә Азамат белән Саматның әбисе Оркыя Сибгатова белән Руфинәнең әбисе Нурсабак Дәүләтшина чакырылган иде. Алар сугыш чоры балалары, күп миһнәтләр күргәннәр. "Миңа ике яшь булганда гаиләбезгә зур кайгы килә. Әниебез салкын тиеп вафат булганнан соң, без сигез бала җиңги тәрбиясендә калганбыз. Сугыш башланганда миңа җиде яшь иде. Дәрес беткәч, төштән соң басуга бәрәңге җыярга йөрттеләр. План куеп фронтка бияләй, оекбаш бәйләтәләр иде.
Бу язманы тулысынча газетаның киләсе саннардан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Фото авторныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев