Мәгариф
Рухы нык куангандыр
Танылган журналист Рафаэль Сальмушев якташыбыз, халкыбызның танылган композиторы Фәтхерахман Әхмәдиев турында истәлекләр тупланган китап язып, аны укучы хөкеменә чыгарды. Күптән түгел генә бу уңайдан Татарстан милли китапханәсендә әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе узды.
Анда республикабызның танылган шәхесләре, сәнгать осталары һәм районыбыз вәкилләре, үзешчән сәнгать әһелләре катнашты. Кичәне китап авторы Рафаэль әфәнде үзе алып барды. Якташ композиторыбызның исемен мәңгеләштерү өстендә зур хезмәт куйган авторның чыгышы күптапкырлар алкышлар белән бүленде. Автор исә үз чиратында китапны нәшер итүдә матди ярдәм күрсәткән якташларыбыз Мансур Хафизов, иҗади ярдәм кулы сузган Фәрит Һадиуллин адресына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кичәдә район вәкиле Фирдания Әхмәтҗанова Рафаэль Сальмушевка район башлыгының Рәхмәт Хатын тапшырды. Районыбызның моң ияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова, Гөлия Мөхәрләмова, Нина Никифорова, Нәкыйп Сәлахиев, баянчылар Рәсим Мөхәрләмов һәм Венер Мөбәрәкшин кичәне музыкаль бизәделәр, катнашучыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинаның сүзләре белән нәтиҗәләгәндә - "Фәтхерахман аганың рухы бу көнне нык куангандыр"
Вазыйх Фатыйхов.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев