Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

“Радуга” балалар бакчасында Сабантуй үткәргәннәр (ФОТО)

Сабантуй - халкыбызның яратып үткәрелә торган бәйрәме. Аны кырда чәчү эшләре тәмамланганнан соң уздыралар. Халкыбызның гомер-гомердән килә торган уеннары, милли көрәш урын алган матур бәйрәмнәрнең берсе ул. Шушы көннәрдә "Радуга" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме уздырдылар. Нәниләрне мәйданга җыйдылар.

-Сабантуйда нишлиләр балалар, дип сорады татар теле тәрбиячесе Иделия Мәхмүтова. "Ат чабышы була, көрәшәләр, уеннар уйныйлар",- диеште балалар. Иделия апалары бәйрәмнең үткәрелү тәртибен аңлатты аларга. Аннан җыелып сөлге җыярга киттеләр. Чиккән кулъяулык, яулыклар, сөлгеләр бүләк итте тәрбиячеләре. Марсел Җәләлов көрәшкә язылу вакыты җиткәнен хәбәр итте, егетләргә көрәшү тәртибен аңлатты. Кечкенә көрәшчеләр бик батыр булып чыкты, җиңелүчеләр булмады. Аннан бәйрәм чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү кебек уеннар, бию ярышлары белән дәвам итте. Балаларның берсе дә сынатырга теләми, бик теләп катнаштылар. Мин сораша башлагач һәрберсе үз уй-кичерешләре белән уртаклашырга ашыктылар.

-Мин сабантуй бәйрәмен бик яратам. Капчык киеп тә йөгердем, биедем дә. Күгәрченгә Сабантуйга барабыз әле. Анда шигырь сөйлим,-ди Илүзә Шириязданова. "Ә мин көрәштем, капчык киеп йөгергәндә беренче булып килдем. Район Сабантуенда уеннарда катнашам",- дип сүзгә кушылды Альмир Йосыпов.

Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балалар бакчасы бәйрәм