“Радуга” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме үтте
Төрки бабаларыбызның изге бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолалары безнең көннәргә кадәр сакланып килгән.
21 март көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бу көнне бабаларыбыз "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрә торган булганнар. Балалар өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны бәйрәм белән котлап, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. аннан соң болынга чыгып ботка пешергәннәр.
Шушы көннәрдә "Радуга" балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Залда яз күренеше-агач, беренче яз чәчәкләре ясап эленгән. Балалар татар милли киемнәреннән бик матурлар. Бер-берсен котлыйлар. Шигырь сөйлиләр, җырлар башкаралар. Бердәм-тату алар. Соңыннан тәмле рызыклар белән сыйландылар.
Гөлназ Зарипова.
Фото авторныкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев