Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Нина Курильченко коллектив торышында якты эз калдырган

Җитәкче инициативалы, актив, үз эшенең профессионалы булырга тиеш. Бу сыйфатлар үзенең һөнәрен чын-чынлап яратучы, сизгер һәм акыллы педагог Нина Курильченко турында әйтелгән кебек.

Моннан 27 ел элек Балык Бистәсе "Мишутка" балалар бакчасы коллективын җитәкли башлый ул. Биредәге хезмәт стажы утыз елдан артып киткән инде. Коллективның максаты- мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем генә биреп калу түгел, аларның шәхесен ачу, характерын тәрбияләү, киңәш, ярдәм сорап килүчеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алу, аларны игътибар белән тыңлап методик киңәшләр бирү. Алар максатларына гел дә ирешә килгәннәр, уңышларга ирешкәннәр, башкаларга үрнәк булып торганнар, дисәк тә, хаклыкка туры килә. Ә монда беренче чиратта остазларының зур өлеше ята.

Нина Курильченко чын педогог, яхшы җитәкче. Аны олысы-кечесе хөрмәт итә. Коллектив белән дә дус тату мөнәсәбәттә булган ул. Берәрсенең күңелсез йөзен күрсә, бүлмәсенә чакырып, сәбәбен ачыкларга тырышкан һәм проблемасын чишәргә ярдәм иткән. "Ул бик кешелекле, вакытында яхшы киңәшләрен бирә белде", - ди аның турында элеккеге хезмәттәшләре. Нина Курильченко тормыш иптәше белән кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Кызы Светлана әнисе юлыннан киткән. Балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Балаларда музыкага мәхәббәт тәрбияли, аңа карата булган сәләтләрен ачып, үстерергә ярдәм итә.

Бүгенге көндә дә Нина Курильченко районда иң авторитетлы, хөрмәтле ветераннарыбызның берсе. Ул мәгариф бүлеге, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамоталары һәм "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Ул хезмәт ветераны исемен йөртә.

Аның иң югары дәрәҗә сыйфаты- ул беренче чиратта балаларны яратучы кеше. Аннан килә, бергә эшләгән хезмәттәшләре өчен дус та, туган да булган Нина Васильевна. Кыскасы, җитәкче дигән исемгә тап төшермәгән ул. Аның белән очрашудан күңелемдә матур фикерләр генә калды.

Гөлназ Зарипова.

Фотосы: ds132.centerstart.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев