Мәгариф
“Мишутка” балалар бакчасында - әдәби-музыкаль кичә
"Мишутка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәне дуслык бәйрәме дип атадылар, ике телдә алып барылды.
Әби-бабаларыбыз яраткан "Куш кулым", "Ручеек", "Чума үрдәк, чума каз" уеннарын уйнады балалар. Туган як турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. "Шома бас" биюен яратып биеделәр сабыйлар. Мәкальләр, әйтемнәр турындагы биремнәргә дә тапкыр җаваплар бирделәр. Бәйрәмгә килгән әбиләре, дәү әниләре яшь чакларын искә алып, оныклары белән горурланып, сокланып утырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев